ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Җәлил укулары” VIII Халыкара әдәби бәйгесенең гала- концерты узды
“Җәлил укулары” VIII Халыкара әдәби бәйгесенең гала- концерты узды

“Җәлил укулары” VIII Халыкара әдәби бәйгесенең гала- концерты узды

Бүген, 15 февраль, Казан шәһәрендә “Җәлил укулары” VIII Халыкара әдәби бәйгесенең гала-концерты узды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оештырылган гала-концертта җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашты.

“Бүген без сынмас рухлы, ялкынлы патриот һәм үлемсез сүз көченә ия шәхесне искә алабыз.
Каһарман героебыз бүгенге яшь буын өчен батырлык үрнәге булып тора. Аның иң күренекле хезмәте – “Моабит дәфтәрләре”. Әлеге дәфтәр- безнең өчен дәреслек”, – диде Фәрид Хәйрулла улы.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җиңүчеләрне Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

“Җәлил укулары”нда 40 мең кеше катнашты. Алар – илебезнең 39 төбәгеннән һәм 6 чит илдән. Елдан-ел катнашу географиясе арта. Димәк, әлеге эш үзенең кирәклеген, актуальлеген раслый. Иң яшь катнашучы Татарстаннан, аңа 4 яшь, иң өлкән катнашучы Ерак Көнчыгыштан, аңа 88 яшь”, – диде Данис Фәнис улы.

Конкурс финалына 492 катнашучы, шулай ук өлкә конкурсларында җиңүчеләр (1 урын) үтте. Жюри карары белән конкурста 112 җиңүче билгеләнде. Быел шигырьләр 26 телдә яңгырады.

Чарада махсус кунак – герой-шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова бар иде.

Бәйрәмдә Муса Җәлилнең тормышы театральләштерелгән күренешләр аша күрсәтелде. Шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Кичә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Ильфира Нигъмәтуллина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*