Җәлил урта мәктәпләре, гимназия, китапханә, Мәдәният сарае җитәкчеләре бистәбездә “Татарча диктант” акциясен югары дәрәҗәдә оештырдылар. Җирле “Ак калфак” оешмасы кызлары (16 кеше) 1нче санлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә диктант язуда актив катнашты. Диктант темасы да үзенчәлекле һәм бүгенге көн өчен бик актуаль тема иде – кеше белән сөйләм теле аша аралашу.