Яшел ут янды. Шлагбаум киртәсе күтәрелде. Юл ачылды. Шул юлдан, җиңү яулап, алга барасы гына калды. Бу – татар халкының үсеш стратегиясен образлы итеп күзаллау күренеше. Татарстан Президентының Дәүләт Советына юлламасында күрсәтелгәнчә, аның максаты – татар халкын берләштерү.
Девизы: “Без – татарлар!” Утыз елга исәпләнгән өч этаплы план-программа. Беренчесе – алдагы ике елга, икенчесе – ун елга, өченчесе – 20 елга, ягъни 2050 елга кадәрге вакытны күздә тота.
Нәрсә соң ул стратегия дип кызыксынсак, ул – грек теленнән кергән сүз: полководец осталыгы, сугыш турындагы фән, җиңү сәнгате, озакка сузылган хәрби план, катлаулы максатка ирешүнең көрәш алымы, ысуллары дигән мәгънәләр белдерә. Бу яктан караганда, беркадәр безнең Сабантуй көрәшләрен, татар халык әкиятләрен хәтерләтә. Һәр икесендә дә көрәшче егетләр җиңү яулый. Туктап калулар, чигенүләр, иң азакта җиңелү белән бетүләр була алмый аларда. Ә менә әкиятләрдәге көрәшләр, мәгълүм булганча, гадәттә, куркыныч, хәтәр хәлләр, тылсымлы, могҗизалы вакыйгалар белән үрелә. Аларда еш кына батыр егетләрнең кемнең дә булса, яки патшаның урланган кызларын, яисә әниләрен коткару өчен өч этаплы, озакка сузылган көрәшләре тасвирлана, нәкъ әлеге өч этаплы стратегиядәге кебек. Ни өчен шулай дигәндә, аларда да, еш кына абыйлы-энеле өч бертуган егет бер-бер артлы озак вакытларга шул урланган, югалганнарны эзләргә чыгып китә. Өлкән абыйлары җиңүгә, максатларына ирешә алмый, әмма алар башлаган көрәшне кече энеләре дәвам иттерә һәм ул, җиңеп, максатына ирешеп кайта.
Әлеге ике төрле көрәштә дә анык, төгәл бурычлар куела, максатка ирешелә, ягъни җиңү яулана. Чагыштырып карасаң, безнең стратегиянең дә, шул көрәшләр кебек, халык традицияләренә нигезләнгән, оптимистик, күтәренке рухлы, һичшиксез җиңәргә, максатка ирешергә тиешлеге белән күңелдә зур дулкыннар, яңа, якты өметләр кузгата, һәм ул, һичшиксез, хәлиткеч җиңү тәэмин итәр, дип ышанасы килә.
Татар халкының үсеш стратегиясенең төп максаты бер генә – Конституциябездә күрсәтелгән, Референдум белән беркетелгән тигез хокуклы мөстәкыйль дәүләтебезне торгызып төзү! Күтәрелгән башка бөтен сораулар һәм мәсьәләләрнең чишелеше беренче чиратта шуны хәл итүгә бәйләнгән. Әгәр шул төп максатка ирешеп булмаса, димәк, башка бер мәсьәлә дә тиешенчә хәл ителмәячәк дигән сүз. Шуңа күрә көрәш дәвамлы, каты, кискен, рәхимсез булачак. Ләкин ул кулга корал алып, мылтык атып – сугышып көрәшүне түгел, акыл, зиһен, белем, тәҗрибәгә таянып көрәшүне, тагы да ачыграк итеп әйткәндә, хәрби көрәшне түгел, иҗтимагый-сәяси, социаль-иктисади көрәшне күздә тота! Шул очракта гына татар халкын саклап калу, милли тормышын, милли мәгарифен, мәгълүмати мохитен, мәдәниятен, милли гаиләсен һ.б саклауны тәэмин итәргә мөмкин! Шулай булмаганда, ул Крыловның атаклы мәсәлендәгечә килеп чыга: берәү зоопаркка кереп исәпсез-хисапсыз кош-корт, киек-җанвар, әкәмәт бөҗәкләр күреп, авыз ачып, шаккатып йөргән йөрүен, тик филне күрмәгән икән. Шуның кебек, вакыт, көч, акча әрәм-шәрәм итеп, унар томлык аңлатмалар язсаң да, төп максатка ирешмәгәч, аның бернинди дә нәтиҗәсе дә булмаячагы көн кебек ачык. Кемгә, нәрсәгә каршы көрәш соң ул? Бар шунда, белмим кая, китер шуны, белмим нәрсәне – максат була алмый!
Бу стратегик көрәш татар халкының соңгы көрәше булачак. Менә бу яктан ул җәлилчеләр көрәшен хәтерләтәчәк! Алар кебек таш капчыкта булмасак та, хокуксыз, камалышта булуыбызда уртаклык бар. Әмма бүгенге дөньяда бер генә халык та Кытай стенасы белән уратып алынмаган, һәркайда элемтә, алыш-бирешләр, базар мөнәсәбәтләре урнаштырылган.
Шул төп максатыбызга ирешү өчен, без кемнәргәдер, нәрсәләргәдер каршы көрәшергә тиеш һәм мәҗбүр булачакбыз. Аны бер сүз-төшенчә белән атап әйтеп була, ул – кара көч! Аның артында корал, гаскәр, коточкыч күләмдә акча, мәкер, алдау, ялган, яла ягулар, әкиятләрдәгечә әйтсәк, дию пәриләре, бихисап залимнәр, явызлыклар һ.б. тора. Әмма икенче яктан, кара көч үзе дә дөньякүләм камалышта, чолганышта тора, аның безнең стратегияне кимерергә тиешле тешләре черек һәм алар иртәме, соңмы барыбер коелып төшәргә хөкем ителгән. Шуңа күрә стратегия өченче этапта, образлы итеп әйткәндә, төпчек малай тарафыннан тиешле дәрәҗәдә җиңү тәэмин итәчәк. Стратегия – Сабантуйлар, татар халык әкиятләре кебек: җиңелүгә дучар ителә алмый, андый вариант юк!
Каһарман шагыйребез Муса Җәлил шул кара көчкә, явызлыкка, гаделсезлеккә, һәм ахыр чиктә – фашизмга каршы көрәшкә күтәрелә, шул көрәшкә тугрылыклы дусларын – ун татар егетен дә күтәрә. Унбер батыр татар егете әсирлектә – таш капчыкта да куркып, каушап калмый, көрәш оештыра, шактый зур уңышларга ирешә. Әгәр араларында хыянәтче-сатлыкҗан булмаса, әсирләрнең гомуми баш күтәрүләрен оештырып, җиңүгә, максатларына да ирешерләр иде.
Стратегияне тормышка ашыруга манкортлар, ике йөзле аумакайлар, ялагай-түрәләр комачаулык итәргә мөмкин, әмма хыянәтчеләрнең булу-булмавы, җәлилчеләр арасындагы кебек, хәлиткеч әһәмияткә ия була алмый.
Җәлилчеләр стратегиясе дигәндә бик гади һәм табигый сорау туа: кем өчен, нәрсә өчен көрәшеп, баскынчы-фашистлар тарафыннан гильотинода башлары киселгән унбер җәлилченең, шул исәптән берничә татар шагыйренең?! Мондый батырлыкның һәм шул ук вакытта мондый вәхшилекнең дөньяда тиңе юк бит!
Әлеге уңайдан чагыштыру өчен ике халыкның ике бөек шагыйрен янәшә куеп карасак, М.Җәлил дә А.Пушкин кебек үк, 38 яшендә һәлак була. Икесе дә дуэльдә дип әйтергә мөмкин: Пушкин – тирания вәкиле Дантес пулясыннан, Җәлил – фашист гильотиносында. Һәлак булсалар да, вөҗданнарына, намусларына тап төшермиләр. Әмма А.Пушкиннан аермалы буларак, М. Җәлил аерым бер кешегә түгел, хәрби әсир буларак, фашизмга каршы дуэльгә чыгып һәлак була.
Шагыйрьнең сугышка кадәрге иҗат идеалы да революция, ирек, халык бәхете өчен көрәшүче герой образында чагыла. Ул аның 13 яшендә язган һәм матбугатта беренче тапкыр дөнья күргән “Бәхет!” дигән әсәрендә гәүдәләнә. Түбәндәге юллар белән тәмамлана:
Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка,
Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл – үл!
Моны шагыйрь һәм җәлилчеләр стратегиясенең чишмә башы дип исәпләргә мөмкин. 1918 елдан башлап, сугышка кадәрге иҗатында М.Җәлил азатлык, бәйсезлек өчен көрәшне белдерү өчен ирек, ирекле, иркен, хөрлек сүзләрен куллана, аларның гомуми саны дүрт дистәгә җитә. “Моабит дәфтәрләре”ендә көрәшче-шагыйрьнең ялкынлы сүзе ирек, азатлык өчен гасырлар дәвамында көрәш алып барган болгар-татар халкының көчле тавыш дулкыны белән кушылгандай тоела.
1944 елның 14 августында бөтен лагерьларда баш күтәрү планы хыянәтченең әләге аркасында тормышка ашмый: аларны 10 август төнендә кулга алалар, күбесе һәлак була, бик азлар гына гестапо тырнагыннан котылып кала.
Патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы көрәштәшләре – җәлилчеләрнең дошман кулында – әсирлектәге коточкыч шартларда фашистларга каршы героик көрәшләре һәм фаҗигале һәлакәтләре илдәге бүгенге хәлебез турында ныклап уйланырга мәҗбүр итә.
Гитлерчылар, халыкларның милли бәйсезлеген юкка чыгарып, үзләре басып алган илләрдә канлы террор оештыралар, шуның белән халыкара дәүләт терроризмына нигез салына, оккупацияләнгән Европа илләре үлем лагерьлары белән каплана. Димәк, М.Җәлил һәм җәлилчеләр Гитлер фашизмына каршы гына түгел, иң зур, дәһшәтле кара көчкә – халыкара фашистик дәүләт терроризмына каршы көрәшкә күтәреләләр.
Җәлилчеләрнең көрәш стратегиясе шуннан гыйбарәт!
Хәнәфи Бәдигый