tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәлилчеләрне искә алу митингында «Бөек елларга баш иябез» бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Җәлилчеләрне искә алу митингында «Бөек елларга баш иябез» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Җәлилчеләрне искә алу митингында «Бөек елларга баш иябез» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Каһарман әдип Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу митингында шулай ук «Безнең геройлар» чарасы кысаларында уздырылган «Бөек елларга баш иябез» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Шигъри конкурста катнашучыларны бүләкләү тантанасы үтте. Җиңүчеләрне Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясенең яңа рәисе Диләрә Дамар бүләкләде.

«Муса Җәлил –ул онытылмый торган тарих һәм иҗат, без аның иҗади мирасын киләсе буыннарга тапшыру буенча актив эш алып барырга тырышабыз. Аның шигырьләре 60тан артык телгә тәрҗемә ителгәнен беләбез. Бу күренеш – аның иҗаты безнең дөньяның төрле илләрендә яңгырый икәнен ачыктан-ачык күрсәтә. Шулай ук аның иҗаты белән яшьләр дә кызыксынуын күрәбез», – дип белдерде Дамар.

Бәйгегә 300дән артык гариза кабул ителгән.

«Бөек елларга баш иябез» әдәби флешмобына старт 21 июльдә бирелде. Анда 35 яшькә кадәрге кешеләр һәм иҗат коллективлары катнашты. Һәр катнашучы социаль челтәрләрдә Россия халыклары телләрендә Муса Җәлил шигырен яки җәлилчеләрнең батырлыгына багышланган шигырь әсәрен укыган видео урнаштырды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*