ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Җәмил Янгучин:Гомер буена сузылган батырлык
Җәмил Янгучин:Гомер буена сузылган батырлык

Җәмил Янгучин:Гомер буена сузылган батырлык

Быел “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика кон­курсына “Ир-ат – мәрхәмәтле йө­рәк” номинациясендә районыбыздан фронтка гуманитар йөк ташучы Җәмил Янгучин тәкъдим ителде.

Аны   бәйгегә иң лаеклы кандидат дияр идем. Күпләр Казан үзәгендә дуңгызлар асрап ит комбинатына тапшырган Әсгать Галимҗановны онытмагандыр. Төрле бәяләмәләр буенча, ул кешеләргә ярты миллион сумнан (совет акчасы белән) артык күләмдә ярдәм күрсәткән. Аның булышлыгын тоючылар арасында Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә балалар һәм картлар йортлары булган. Аларга гына да ул 80 нән артык автобус бүләк иткән. Җәмил Янгучин да кай ягы беләндер Әсгать  абыйны хәтерләтеп куйды. Андыйлар, мөгаен, меңгә бер генә туадыр. Батырлыкны бер мизгелдә эшләүчеләр дә күп һәм  алар  – Герой. Ә гомер буе фидакарьлек  кылу – иң  авыры. Җәмил Хәлиулла  улы шушы  юлны  сайлый.

Аның әнисе Арча районы Иске Кырлай авылында туган. Сугыш  вакытында леспромхозда поездларга  урманнан  агач  чыгарган. Тормыш иптәше 1942 елда яу кырында һәлак була.  Сугыштан соңгы  елларда угрылар баздан гаиләнең төп ризыгы саналган бәрәңгеләрен урлыйлар. Өске капкачын япмыйлар. Шул сәбәпле базда калганы да өши. Маһинур  Мөхәрләм  кызына балаларны да, абзардагы  сыерны да туйдыру авырлаша. Ул өч баласын алып Үзбәкстанда яшәүче апасына китә. 1955 елда Киргизия шахталарында эшләүче Хәлиулла белән  очрашып, гаилә  коралар. Балалары Әминә, Шамил туа, 1961 елда Җәмил дөньяга  килә. Туксанынчы  елларда Урта Азиядә милли  мөнәсәбәтләр катлаулангач,  ачык вагонга утырып Татарстанга кайталар. “Без Лаеш районындагы Нурминкәдә тукталдык, әмма  ул миңа ошамады. Шуннан  соң Мамадышта урын таптык. Үзем эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Отделка (биналарны бизәү, реставрация –авт.) буенча да осталыгым бар. Бер танышымның “КамАЗ”ына  утырып Сабага командировкага йөри башладым. Күрәм, кешеләре белән аралашам. Ничектер бу район күңелгә  якын  булып китте.  Яшәү урынымны  алыштырырга булдым. Башта Лесхозга  күченеп  кайттык. Ул вакытта мин Фәридәгә өйләнгән, улларыбыз Радик белән Рамил үсеп килә, яшь аралары ике генә ел. Алар Лесхоз балалар бакчасына  йөрделәр, шунда  татар халкына хас күңел  сыйфатларын үзләренә  сеңдерделәр. Тәрбиячеләргә мо­ның өчен бик рәхмәтлемен”, – дип сөйләде  Җәмил гаилә хәле турында.

Радик белән Рамил белемне Саба  урта мәктәбендә алалар. Һөнәр сайлаганда әтиләре юлыннан китеп,  Казанда төзелеш техникумында укыйлар. Икесе дә ракета гаскәрләрендә хезмәт итәләр. Өлешчә мобилизация башлангач, икесенә дә повестка килә. Ул вакытта олысы эш сәфәре белән Краснодарда була. Икесен дә чакырганнарын белгәч, шул көнне үк самолет белән кайтып җитә. Тормышта язылмаган законнар  да бар. Хәрби комиссариатта бер гаиләдән ике кешене мобилизацияләмәү мөмкинлеге турында ишеткән Радик: “Энем китә икән, мин дә барам”, – дип  кычкыра. Шулай итеп, Янгучиннар ике улларын берьюлы махсус хәрби операциягә озата. Бу урында һич тә икеләнмичә, ике генә түгел, өч дип тә әйтергә була. Чөнки тынгысыз атаның шуннан соң үзенең дә юлдан кайтып кергәне юк. Ул инде үзенең  автомобилендә хәрби операциядә катнашучылар янына 2 мең  чакрым куркыныч юл үтеп 52 тапкыр гуманитар  йөк белән барган. Херсон тагын  да  ерак – ара 5  мең  километр. Язарга гына  ансат.

“Безнең көч фронт белән тыл бергәлегендә. Шунсыз авырга киләчәк. Әйтик, яралы солдатны операциягә әзерләгәндә,  аны  чишендермиләр, киемнәрен кисеп кенә алалар. Терелеп  чыкканда майкадан башлап, яңалары  кирәк.  Свитерлар,  трусик-чалбарлар – берсе дә артык түгел. Китерсеннәр генә! Сабадагы штабта волонтер апалар аларны  сортларга  аералар, үзләре үк мендәрләр, госпитальләр өчен урын-җир әйберләре тегәләр. Мин табынга утыргач та, окоптагылар  нәрсә ашыйлар икән дип уйлыйм. Алар волонтерлар әзерләгән коры ашларны, үлән  чәйләрен бик  көтеп алалар.  Әти-әниләреннән алып килгән посылкаларны биргәч, кош тоткан кебек булалар. Күзләре яна, авызлары ерыла, бар дөньялары онытыла. Менә шул мизгелне күрү өчен дә анда барам инде. Ә ул рәхмәт сүзләрен ишетсәгез! Күңел эри дә китә. Егетләр дә элеккеге төсле түгел инде. Алар чын ир-атка әверелде. Без Алабуга, Мамадыш, Кукмара, Теләче һәм башка районнар перевозчиклары белән элемтә тотабыз. Кем юлга  иртәрәк  җыена, аларга да илтеп бирәбез”, – ди Җәмил.

Махсус операция барган  җирләрдә туфрак  өсте тиз генә туңмый, пычрак, йөреп булмый, аяклар сазга бата. Шуннан соң Җәмилнең башына «УАЗ» машинасы алып килергә кирәк дигән уй килә. Кайтып, фикерен хәрби комиссарга әйтә, ул район башлыгына җиткерә. Тиз арада берне түгел, ике машина юнәлтәләр. Инде  ул СВОдагыларга  алып  барган автомобильләр  саны 6га җиткән. Моннан тыш ике  квадрацикл, яралыларны  йөртергә үзгәртеп  көйләнгән ике зур прицеп илтә. “Анда юллар  тигез түгел. Багги тәгәрмәче чокырга  төшә икән, прицепны да  аудара. Арбага мотоцикл амортизаторлары куюда, әйләнүче механизмнар  ясауда автосервис хуҗасы Айдар Шәвәлиев, ”Техмаш”тан токарь Илнар ярдәм итте”,– ди Җәмил бу хакта.

2023 елның декабрендә гаиләгә Радиктан соңгы хәбәр  килә. “Әти, без штурмга китәбез”, – дип  язган була  ул.  Шуннан  соң элемтәләр  өзелә. Эзләтәләр, өметләрен өзмиләр. Һәлак булган урынын да беләләр.  Әмма  алып чыга алмыйлар. Миналардан да  чистартылмаган, дроннар да ирек бирми. Улының үлеме әнисен дә аяктан  ега. Фәридә инсульт  кичерә, егылып җилкә, оча  сөякләрен  сындыра. Ике атна комада  ята, аннары: “Я к Радику  хочу”, – дип мәңгелеккә күзләрен  йома. Васыяте буенча соңгы суын эчкән җирендә – Сабада җирлиләр аны.

 Җәмил 15 яшьлек кызы Алинә белән торып кала. Рамил яраланып, Казан госпиталендә дәваланганнан  соң, кабат хәрби операциядә. Тәэмин итү ротасында  алгы  сызыкка  снарядлар ташый,  яралыларны  алып  чыга.

Инде анысы җиңү белән  кайтсын  иде. “Радикның җәсәден соңлап булса да, туган җиребезгә алып чыгарга насыйп итсен иде, – дип тели Җәмил Янгучин.

https://saby-rt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*