tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәй көне Испаниядә балалар өчен халыкара татар лагере эшләячәк
Җәй көне Испаниядә балалар өчен халыкара татар лагере эшләячәк

Җәй көне Испаниядә балалар өчен халыкара татар лагере эшләячәк

Җәй көне Испаниянең Ориуэлла Коста бистәсендә балалар өчен халыкара белем бирү юнәлешендә татар лагере эшләячәк. Аны “Бельгия татарлары” җәмгыяте оештыра. Бу хакта “Татар-информ”га “Бельгия татарлары” җәмгыяте җитәкчесе Лилия Вәлиева җиткерде.

“Лагерьга катнаш гаиләләрдән балалар күбрәк килә. Әти-әниләр балаларны нәрсәгә дә булса өйрәтегез дип җибәрәләр, ләкин татар мохите саклансын, диләр. Татарстаннан да балалар бик теләп киләләр. Безгә татар балалары белән эшләү җиңелрәк”, – диде Лилия Вәлиева.

Аның сүзләренчә, әйдәманнар Татарстаннан волонтер формасында эшли. Инде кешеләре дә билгеле. Хәзерге вакытта виза ясатып йөриләр.
Лагерьда балаларга көн саен татар һәм инглиз телләреннән телдән һәм язма сөйләм дәресләре, сынлы сәнгать дәресләрендә милли орнаментлар куллану, милли камыр ризыкларын пешерү дәресләре, милли киемнәр киеп йөрү буенча мастер-класслар, театр һәм бию осталыгы студияләре, фольклор жанрында әкиятләр кую кебек чаралар тәкъдим ителәчәк.

Көн дәвамында балалар уку дәресләрендә катнаша, уеннар уйный, шигырь һәм җырлар ятлый. Дәресләр бассейнда, диңгездә йөзү, спорт һәм күңел ачу уеннары белән үрелеп барачак.
Испаниядәге татар лагере 2016 елдан бирле гамәлдә. Быел ул 19 июльдән 25 августка кадәр оештырыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*