Быел Татарстан архивлары йөз еллык бәйрәмнәре уңаеннан шактый күп эш башкарган. Матди-техник базаны ныгыту, чит илдәге архив идарәләре белән эшлекле багланышлар урнаштыру, яңа бәйгеләр үткәрү республикада архив эшен бермә-бер көчәйтеп җибәрде. Әмма шул ук вакытта бездәге архив эшчәнлеге чит илдәгедән шактый калыша әле. Бу хакта Татарстан архив эшчәнлегенең еллык йомгагында да әйтелде. Киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Архив эшен бер караганда бәяләү дә кыен. Әмма моның никадәр кирәкле эш булуын, татар халкының киләчәге өчен бәһасез байлыкны саклауның әһәмиятен барыбыз да яхшы аңлый. Республика, аның халкы өчен кирәкле булган документларны туплау, саклауга кую, фондларны һәрдаим баету, кирәкле кәгазьләргә реставрация ясау эшен архивчылар һәрдаим алып бара. Шул ук вакытта башка оешма-предприятиеләрнең, җирлекләрнең бу эшчәнлеккә карата игътибарлырак булуы сорала. Электрон архивларны саклауга кую буенча да хокукый-норматив таләпләр кирәк. Киләчәктә бу эшләр закон нигезендә беркетелеп, күпкә нәтиҗәлерәк алып барылса, архивларда һәркемнең сорауларына җавап табылыр иде. Татарстан архив идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова белдерүенчә, быел республика архивларына 112 мең 545 мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу – көненә 300 төрле сорауга җавап эзләнгән дигән сүз. Социаль-хокукый эчтәлектәге сораулар архивта беренче урында тора. Болар – халыкның пенсия фондлары өчен теге яки бу оешманың эшчәнлеге, эш стажы, хезмәткә түләү белән бәйле төрле архив белешмәләре, укуга яки бүләк алуга бәйле шәхси эш кәгазьләре турында мәгълүмат. Репрессия, әсирлектә булу, кулаклаштыру, төрле җирлекләр һәм биналарның төзелешенә бәйле тематик мөрәҗәгатьләр дә күп. Шулай ук нәсел тарихына бәйле сораулар арткан. Шәҗәрә төзүчеләр арасында авыллары белән гаилә тарихын өйрәнүчеләр барлыкка килгән. Архивта документлар булса гына мөрәҗәгатьләр канәгатьләндерелә ала. Узган ел 26 мең 360 сорауга җавап табылмаган. Сәбәбе – документлар саклауга куелмаган. Бигрәк тә үзләрен банкрот дип игълан иткән оешмаларның эш кагазьләре тапшырылмаган. Пенсия фонды белән берлектә ул кәгазьләрне эзләү эше бара. 1002 оешманың документлары кайда икәнлеге дә билгеле түгел. Алар арасында Казан макарон фабрикасы, “Сирень” кафесы, “Балалар дөньясы” кибете, “Ломжа” мебель фабрикасы, “Сосновая роща” санаторий-профилакторие бар. Хәбәрсез югалган документларның исемлеге ТР Дәүләт архив комитеты сайтында күрсәтелгән. Генеалогия буенча сорауларның 52 процентына гына җавап алынган. Табылмауларының сәбәбе – документлар булмау, яисә аларның сораулары тиешле органнарга юллана, мәсәлән, гаиләгә кагылышлы кайбер мәгълүматлар ЗАГСларда саклана.
Күпчелек архив фондлары татарлар таралып урнашкан төбәкләр белән бәйле. Документларның күбесе Уфа, Оренбург архивларында саклана. Быел архивчылар Төркия, Норвегия, Иран, Кытай, Италия, Малайзия архивлары белән хезмәттәшлек иткән. Анда документларга реставрация ясау, архив фондларының сакланышы, документларны цифрлаштыру мәсьәләләре өйрәнелгән. Татарстан архивчылары анда кулъязмаларны саклау буенча тәҗрибә туплаган. Шул ук вакытта кайбер архивлар белән үзара килешүләр алып барылган. Бигрәк тә Хабаровск, Оренбург, Пенза, Томск өлкәләре һәм Башкортстан, Чуашстан, Кырым республикалары, Казахстан, Иран белән килешүләр төзелгән. Иранның “Астан Кудс Резави” документлар үзәгендә сакланган өч төрле кулъязманың цифрлаштырылган күчермәсен алып кайтканнар. Алар арасында Багдад хәлифе Әхмәд ибн Фадланның 921-922 елгы юлъязмасы һәм Коръән тәфсиренең төрекчә аңлатмасы бар. Белгечләрдә бигрәк тә Төркиядәге нәсел шәҗәрәсенә бәйле эшнең яхшы оештырылуы соклану уяткан. Биредә XX гасыр башыннан ук исемнәр базасы төзелгән. Төркия законнары буенча туганлык җепләре базасына кереп карау бөтен кешегә дә рөхсәт ителгән. Еллык утырышка кунак итеп чакырылган профессор, дәүләт архивлары башлыгы Угур Унал әйтүенчә, Төркиянең архив эшендә бөтен уңайлыклар тудырылган. Мәгълүматлаштыру, автоматлаштыру эше беренче урында тора. Һәркем 15 минут эчендә теләсә нинди мәгълүматны табып ала ала. Теләсә кайсы кеше паспорты ярдәмендә, теләсә кайсы архивка эләгеп, мәгълүматны өйрәнә ала. Төркия архивларында моның өчен бөтен шартларның булуы хакында бәян итте ул. Башкортстан вәкиле Гөлнара Кәлимуллина исә үзләрендәге “Шәҗәрә” бәйрәмнәре, нәсел тарихы белән кызыксыну өчен төрле ярышлар оештырылуы хакында сөйләде. Шул ук “Шәҗәрә” бәйрәме эстафетасы бер районнан икенче районга күчеп бара икән. Башкортстан Республикасы карары белән бу чаралар 2006 елдан бирле үткәрелеп килә. Тагын бер кунак – Түбән Новгородтан килгән Борис Моисеевич бу эш буенча белгечләр әзерләү мәсьәләләренә тукталды һәм республикада архив эшенә уңай бәя бирде.
“Иске Казан”, “Ныклы гаилә”, “Тарихи бранч” проектлары, “Яшь архивчы мәктәбе”, “Минем нәселем” бәйгеләре, социаль челтәрләрдә башланган эш даими алып барылырга тиеш. Моңарчы документларны цифрлаштырырга кирәклеге турында сөйләшсәк, хәзер бу эш архивларда тулы куәтенә алып барыла. Башкалада гына түгел, район җирлекләрендә дә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. 73 меңнән артык берәмлек цифрлаштырылган инде. Бигрәк тә кыйммәтле документларның электрон күчермәләре саклауга куелган. Хәзер саннан сыйфатка күчәр вакыт җитте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүз алды. “Татарстан һәм татарлар өчен чит ил архивларында татар тарихына кагылышлы документлар табу, аларның күчермәләрен үзебездә булдыру әһәмияткә ия. 5 миллион татар бар. Татарстанда 1 миллион 900 мең татар яши. Калганы дөнья буйлап таралган. Бу байлыкы сакларга кирәк”, – диде ул, Татарстан Дәүләт архивына Башкортстан, Оренбург архивлары белән активрак хезмәттәшлек итәргә, Финляндия, Кытай, Австралиядә яшәүче татарларга бәйле документларны җыярга, гомумән, татар тарихына кагылышлы документларны булдыру эшендә Бөтендөнья татар конгрессын да катнаштырырга кирәклегенә басым ясап.
– Архив эшендә безгә алга сикереш ясарга кирәк. Без Төркиядән дә бик күпкә артка калганбыз. Архивлар гына түгел, китапханәләр дә шулай. Вакытында тиз һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү беренче урында булырга тиеш. Бу – дәүләт эше. Кирәк эш белән шөгыльләнәсез. Чыгымнар күп таләп ителсә дә, без моны эшләргә тиеш”. Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләрен зал көчле алкышларга күмде. “Мин әле шәҗәрә сүзен дә белми идем. Туфан Миңнуллин аңлатып күрсәтте. Җиде буын ата-бабаңны белмәсәң, татарлыгың шул кадәр генә”, – диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе 2001 елда якланган докторлык диссертациясен Дәүләт архивына тапшырды. ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова 2018 елда шәхси архивлардан халык язучысы Аяз Гыйләҗев һәм КПССның өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеевның шәхси документлары кабул итеп алынганлыгын әйтте. Мондый мирас, архивтагы һәрбер язма киләчәк өчен бәһасез.