Омски шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы үзләренең чираттагы зур эшләрен башкарып чыктылар. Шәһәрнең үзәк китапханәсендә җирле себер татарлары җыены булып узды. Җыенда, “Ак калфак” оештыруы буенча, Рауза Рәүф кызы Хисамутдинова-Максимова еллар буена, нәселдән нәселгә, гаиләдән гаиләгә тапшырылып килгән, Омск өлкәсенең Большеречье районына беркетелгән татар авыллары арасында киң таралган Чумаровлар фамилиясен йөрткән нәсел җепләрен берләштереп шактый зур нәтиҗәләргә ирешә алды. Себер татарларын өйрәнү, аларны барлау буенча эшләп килгән галимнәр Н.А. Томилов һәм С.Н. Корусенко ярдәмендә эшләнгән бу зур хезмәтне бүген халык хөкүменә алып чыгарга җөрьәт итте.

Әлегә бүгенге җыенга кайтыйк. Килүче кунаклар саны 55-60 кешегә якын булды . Күпчелек килүчеләр 50-65 яшь тирәсендәге кешеләр иде. Алар арасында шәһәрдән 210 чакрым ераклыкта урнашкан Муромцево район үзәгеннән килгән кунакларны күрү – үзе бер шатлык булды. Рауза ханымның чыгышын дикъкать белән тыңлаганнан соң, бик күп сораулар барлыкка килде, шул ук вакытта үзләре белгәннәрне дә туганнарына сөйләп, уртаклашып, тапшырып калдырырга теләк белдерүчеләр дә булды.
Форсаттан файдаланып шуны да искәреп үтәсе килә: 1990 елда Еланлы авылында беренче тапкыр мәрхүмнәрне яд итәр өчен авыл зираты янында “Хәтер көне” уздырылган иде… Бу адым тиз арада барлык татар авыллары өчен, яхшы үрнәк буларак, таралып өлгерде һәм күркәм гадәткә әйләнеп китте нәтиҗәдә менә инде утыз ел буена татар кешесе туган авылына “Хәтер көненә” кайтып килергә ашкынып тора. Шиховлар һәм Чумаровларның үз нәсел җепләрен ялгый алулары, шулай ук яхшы үрнәк булып, һәр нәсел үз шәҗәрә агачын төзергә тырышыр дип уйлыйбыз.





 
					
				