2018 елда төшерелә башлаган «Җиде утрау арасында» фильмында татар кешесе язмышы сурәтләнгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә дә әйтелде. Фильмдагы вакыйгалар Актаныш районы Өшәр авылында бара.
Анда 80 нче елларда юкка чыккан авылның соңгы кешесе Габдулла Хәйбуллин тормыш юлы сурәтләнә. Узган гасырда Түбән Кама ГЭСын төзү, Чулманның су биеклеген күтәрү нәтиҗәсендә, 173 мең гектар җир су астында калырга тиеш була. Барлыгы 700 мең кеше туган низеген калдырып китә. Өшәр авылын да шундый аяныч язмыш көтә. Авыл бетә, ләкин аның җирләрен су басмый. Габдулла абый шунда 40 елга якын ялгыз көн күрә. Фильм герое сүзләренчә, авыл зиратын җир белән тигезлиләр. Баш сөякләре саны буенча санап, мәетләрне башка җиргә күмделәр, ди ул.
«Җиде утрау арасында» фильмының авторы, режиссеры Алмаз Нургалиев: «Бу фильм үзебезнең татарлар гына түгел, башкалар да кабул итәр дәрәҗәдә килеп чыкты дигән тәэсир туды. Халык Габдулла абыйны үзенеке итеп кабул итте», – диде. Мондый форматта кино төшерү үзләре өчен дә зур үсеш булуына басым ясады. Фильмны төшерүдән алып, конкурсларга җибәрүгә кадәр чыгымнар өчен үз кесәсеннән 600 мең сум түләгәнен дә әйтте.
Фильмны караучылар арасында төрле фикерләр бар. Кайберләре шәхеснең системага каршылыгы күтәрелә дисә, кемдер ана хакы, җир темасы алга чыга дип белдергән. XVII Казан халыкара мөселман фестивале һәм XVIII “Саратовские страдания” халыкара документаль фильмнар кинофестивале җиңүчесе булган «Җиде утрау арасында» фильмы 17 ноябрьдә Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда күрсәтеләчәк. Шулай ук Россиянең төрле төбәкләрендә дә тәкъдим ителәчәк.
Динара Әхмәт