tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиләге җыелган, печәне чабылган
Җиләге җыелган, печәне чабылган

Җиләге җыелган, печәне чабылган

Азнакай районының Сәпәй авылында җиләк җыю ярышы, ә Теләче районының Караширмәсендә печән өсте узган. Кичләрен капка төбендә утыру дисеңме, чишмә, самавыр бәйрәмнәре, гармун фестивальләре үткәрүме – һәр авыл үз тормышына ниндидер ямь өстәргә тырыша. Август аенда Балык Бистәсе районында исә «Бистә шәле» фестиваленә көтәләр. Анда оста һөнәрчеләрне, рекорд шәлен күрә аласыз.

Азнакай. Сәпәй

Иң оста җиләкче кем?

Сәпәйдә быел беренче тапкыр җиләк җыю бәйрәме узган. Бу фикерне мәдәният йорты мөдире Ләйсән Латыйпова тәкъдим иткән, авылдашлар хуплаган. – Иртүк самавыр, чиләкләр күтәреп, авылдагы Кызлар тавына киттек. Яшьләргә караганда, өлкәннәр күбрәк иде. Ирләр дә җиләк җыюда ярышырга каршы килмәде. Безгә сабыйлар да иярде, – ди авылның ветераннар советы рәисе Галия Хәева. – Быел җиләк искиткеч күп. Халык рәхәтләнеп җыя. Күрше авыллардан да киләләр. Аны сатучылар да бар. Иң җитез җиләкче – Сиринә Хөсәенова. 1 сәгать тә үтми, ә ул инде 5 литрлы чиләген тутырып та өлгерә. Иң өлкән җиләк җыючы Ирек Сәлимгәрәевкә 85 яшь булса, иң кечкенәсе Элларага – 1 яшь. Тирләп-пешеп җиләк, төрле үләннәр җыйгач, тәмләп чәй эчкән алар. «Җиләк бәйрәме» дигән язу тотып, истәлеккә фотога төшкәннәр. Авыл тарихчысы Мирфаяз Солтанов Сәпәй таулары тарихын сөйләгән. Өлкәннәр хатирәләре белән уртаклашкан. Бәйрәм күңелле узган.

Теләче. Караширмә

Печәнгә төшү

Караширмә авылында борынгы йолаларны онытмыйлар. Шуларның берсе – печән өсте. Узган ел июльдә үтсә, быел түзмәгәннәр, июньдә үк уздырганнар. Печәне әйбәт чөнки. Авыл халкы өсләренә эш киеме, кулларына сәнәк, тырма, чалгы, янавыч тотып, җырлый-җырлый басуга төшкән. Сабыйларны да арбага утыртканнар. Ирләр печән чапса, хатын-кызлар тырмалаган, күчкә өйгән, көлтә ясаган. Эшләргә дә, уен-көлкегә дә вакыт тапканнар. «Бездә башта тырышып эшлиләр, аннан тәмләп ашыйлар», – ди авыл халкы. Учак ягып, бәрәңге, мич коймагы пешергәннәр. Сахрада эшләп, ял иткәч, иртәгесен йокы да бик тәмле булган.

Балык Бистәсе

Бистә шәле

17 августта Балык Бистәсе районында икенче тапкыр «Бистә шәле» республика хатын-кызлар кәсебе фестивале узачак. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина белдергәнчә, бәйрәмдә төрле бәйгеләр, күргәзмәләр оештырылачак. Челтәр үрү, шәл бәйләү үрнәкләре, шулай ук мамыкны юу, тетү, эрләү, бәйләү буенча мастер-класслар күрсәтмәкчеләр. Шәл базарында күңелегезгә хуш килгән шәлне сайлый аласыз. Бистә кабартмасы белән дә сыйларга җыеналар. Иң ахырдан рекорд шәлен күрергә мөмкин. Узган ел 76 шәлдән торган ул. Август аенда район шәлчеләренең  кул хезмәтләрен берләштереп, бер бик зурны ясаганнар. Шуны тотып, җырлап, әйлән-бәйлән уйнаганнар. Быел ул тагын да зуррак булачак! – Узган ел тәүге фестивальгә килүчеләр бик күп иде. Үзебез дә моңа шаккаттык. Татарстандагы 7 районның фольклор коллективлары катнашты. Оренбургтан шәл сатучылар килде. Үзебезнең райондашлар да кушылды. Быел да узган елгы традицияләрне дәвам иттерербез, – ди Лилия Кәримуллина. – Иң тиз бәйләүчене ачыклаячакбыз. Әйтик, аларга бер зурлыктагы йомгаклар бирелә. Кем беренче бәйләп бетерә – шул җиңүче. Шулай ук иң креатив бәйләүчене дә бүләкләячәкбез.

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*