Халыкка тарихи әсәрләр дә, тарихны чагылдырган спектакльләр дә, тарих үзе дә кирәк түгелме? Камал театрында чираттагы спектакль репертуардан алынды һәм моның сәбәпләре шушы сорауга барып тоташа. Көзен “Мулла”сыз калган булсак, 5 июнь көнне К.Тинчурин язган “Җилкәнсезләр” драмасы белән хушлаштык.
“Җилкәнсезләр” соңгы тапкыр куела дигән хәбәр интернетта чыккач, театрга еш йөргән халыкның кәефе төште төшүен. Камал театры төп сәбәпне тамашачыларның бу спектакльгә йөрмәве белән аңлатты. Юрист Алсу Газтдинованың бу хакта борчу тулы фикере нинди әнә:
– Тамашачы фикере артыннан барып, бөлгенлеккә төшмәгәек… Зәвыкны бары тик тирән мәгънәле әсәр белән генә күтәреп була! – дип язган ул. Халыкның милли үзаңы бер-бер нәрсәгә килеп терәлгәч кенә уяна шул. Югыйсә “Җилкәнсезләр” спектакле бүгенге көн белән бик аваздаш һәм күп нәрсәләрне хәзерге заман белән тәңгәлләштерергә мөмкин иде.
“Җилкәнсезләр”нең Камал сәхнәсенә соңгы тапкыр менүенә әле ике ел да юк, ул нибары 24 тапкыр уйналды. Тарихка килгәндә, Тинчуринның бу әсәре монда ике мәртәбә куелган. Ә бит 2016 елда “Җилкәнсезләр”нең яңадан сәхнәләштерелүе бөтен татар милләте өчен зур вакыйга булып саналган иде.
Һич югы “татар милләтенең үз юлын сайлавы хакындагы әлеге тарихи драма”ның соңгы куелышын карарга булса да, кеше җыелсын өчен, театр билетларны да ярты бәядән сатты. Үз дигәненә иреште – зал тулы тамашачы җыйды “Җилкәнсезләр”. Тик тамашачының да төрлесе була шул.
“Җилкәнсезләр”не бөтен игътибарын биреп карый башлаган тамашачының теләге тора-бара сүрелә төште. Арткы рәтләрдә чыш-пыш килеп сөйләшүләр башланды, ир-ат тамашачыларның кайберләре, йөзен каплап, йоклап та алды, кыштыр-кыштыр нидер ачып маташучылар да булды… Беренче пәрдә тәмамлануга, зал дәррәү буфетка чиратка басты. Аңлашыла инде: көнозын ураза тотучылар да юк түгелдер. Спектакльнең икенче өлешендә тамаша залында кешеләр сизелерлек кимеде. “Җилкәнсезләр”нең колакчыннардагы рус телле тәрҗемә тавышлары да ишетелми башлады. Югыйсә спектакльнең нәкъ икенче өлешендә бөтен хикмәт тә бит инде. Биредә тулы бер дәвернең, тормыш шартларының үзгәрүен күрергә була: артта калганнар алгы сафка басты, беркем булмаганнар кеше булып куйды һәм киресенчә.
Күпләр өчен сөйкемле сөяккә әйләнгән Эмиль Талипов та (Батырхан) уены белән алдыра алмады кебек. Ничек кенә тырышса да, бу спектакльгә “Мәхәббәт ФМ”дагы Ильяс килеп кергән төсле булды, мизгелгә генә “Үлеп яратты”дагы чекист Корбанов искә төште. Болай да авыр тарихи әсәрне аңларга актерларның тавышы да ярдәм итмәде. Күп сүзләре йотылып, аңлашылмый калды. Ә бит геройлар тарафыннан татар өчен бик әһәмиятле гыйбарәләр әйтелде! Хәер, бу сүзләрдән искәрмә буларак Искәндәр Хәйруллинны (Мисбах хаҗи) билгеләп үтәргә кирәк. Ярым йоклап киткән тамашачыны аның көр тавышы һәм ачынып әйтелгән сүзләре генә уяткалап алды. Аның герое мәзәкчән телле, ә халык көләргә ярата бит.
Һич югы милли үзаңның ниндидер өлешен сеңдерер өчен шушындый әсәрләр сәхнәләштерелгәндә әле өмет чаткысы юк түгел иде кебек тә бит… Безнең милләт шулай җилкәнсез килеш, искән җилләр көенә авышып торырмы икән? Спектакльдә яңгыраган татар әсирләре җырындагыча, Тинчурин әсәре дә тәэсир итмәгән, “гакыйль булган татарларны” заман кайчан уятыр икән ул?
Чулпан Гарифуллина