tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җилкәсендә баян-гармуны!
Җилкәсендә баян-гармуны!

Җилкәсендә баян-гармуны!

“Спартак” халык иҗаты йортында Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, виртуоз баянчы, гармунчы Илгизәр Шакировның юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булып үтте.
Халык белән тулган зал ул көнне көчле алкышлардан тынып тормады. Илгизәр Әзиф улының тормышы көй, моң белән бәйләнгән: музыка мәктәбе, музыка училищесы, Уфа сәнгать институты. Ижау шәһәренә күчеп килгәч, филармониядә, “Спартак” халык иҗаты йортында, “Вараксино” мәдәният комплексында эшләгән елларында кемнәргә генә уйнамаган ул! Әнә шул хезмәтләрен күреп, “Спартак” халык иҗаты йорты директоры Игорь Мотовилов истәлекле бүләк тапшырса, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге медален тапшырды. “Березка” , “Шатлык” (халык), “Бәхет”, “Рәйхан”, “Яшьлек”, “Дус­лык”, “Афәрин” ансамбльләре, Удмуртиянең атказанган мәдәният хез­мәткәрләре Таңсылу Бәйрәмгулова, Ирек Мөхәммәтҗанов һәм аның белән күп еллар эшләгән бик күп җырчылар рәхмәтләрен әйтеп, сәхнәдә чыгыш ясадылар.

Юбилярны баянчы хезмәттәшләре Геннадий Бердников, Леонид Загайн, Василий Пушин тәбрик итте. “Ул көнләшерлек музыкант, барлык милләтләрнең көйләрен, классик әсәрләрне бик оста уйный, характеры белән дә ярдәмчел кеше. Аңа әле эшләргә дә эшләргә”, — диде Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, 80 яшьлек виртуоз музыкант Геннадий Бердников. Леонид Загайн исә: “Илгизәр кебек баянчылар шәһәребездә аз. Дәрәҗәсе бик зур булган баянчылар конкурсында җиңгән бердәнбер музыкант ул безнең шәһәрдә”, — диде. Юбилей кичәсен тамашачылар өчен бәйрәмгә әйләндергән, нинди генә чара булмасын, баян-гармунын асып, халык күңелен күрүче Илгизәр Шакировка алга таба да иҗат уңышлары теләп калабыз.

Рәфилә Рәсүлева.

http://yanarysh.ru/

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*