СВО башланганнан алып, андагы Ватан сакчыларына 213 тапкыр гуманитар ярдәм илтеп тапшырган, шул максатка урыннарда 8 төркем булдырган һәм алар белән тыгыз элемтәдә торган, сугышчан хәрәкәтләр ветераны буларак “Путин командасы”на кергән, гамәлдәге хәрбиләргә ярдәм кылып торганы өчен губернаторның Рәхмәт хатына, “Туган як” газетасының “Ел кешесе” лауреаты исеменә лаек булган запастагы хәрби офицер, берничә утлы ноктаны узган тәҗрибәле сугышчы Таһир Гумконвой икенче атна инде СВОда. Бу юлы кулына кабат корал алып, алгы сызыкта Россия мәнфәгатен якларга, баш күтәргән нацистларны җиңеп кайтырга китте ул.
Таһир Мөхәммәтовның инициативасы белән Халыклар бердәмлеге көненә туры ките- реп, СВОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән 2 ноябрь көнне Зур Рбишча мәдәният йортында узган хәйрия концертында ул сугышчан хәрәкәтләр ветераннары фонды исеменнән бик күп ярдәмчеләрен медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, барысына да тирән ихтирамын белдерде, шул исәптә залны тутырып килгән тама- шачыларга да.
Таһир Садек улы шулай саубуллашкан икән. Ә Кызыл Октябрь округы башлыгы Рафаэль Ильясов исеменнән сүз тоткан урынбасары – шушы округның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хабиб Измайлов бу көнне сәхнәгә чыккан артистларга, СВОдагы хәрбиләргә ярдәм кылып торучыларга олы рәхмәтләрен ирештерде, алар алдында баш иде һәм яхшы хәбәрләр белән тагын шулай очрашып торырга язсын, дигән өмет белән төгәлләде үз чыгышын. Һәм без аның белән килешәбез – Таһирны Җиңү белән көтәбез.
Олег ХӨСӘИНОВ.
“Туган як” газетасы