tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңү бәйрәме белән котладылар
Җиңү бәйрәме белән котладылар

Җиңү бәйрәме белән котладылар

Тубылның «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чараны «Бердәм Россия» партиясенең Тубылдагы бүлекчәсендә үткәрде. Анда сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чорында туган буын вәкилләре, махсус хәрби операциядә булган ир-егетләребезнең гаиләләреннән килгән кунаклар катнаштылар. Аларны шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе Станислав Козлов, шәһәр Думасы депутаты Светлана Журавлева Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Мәктәп укучылары, Тубыл педагогия институты студентлары Бөек Ватан сугышы темасына, Җиңү бәйрәменә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, «Ак калфак» рәисе Айсылу Юнысова кунакларга рәхмәтләрен белдереп, туган телендә җыр бүләген башкарды. Ул: «Хәтер, илебез халкы, сугыш һәм тыл ветераннары белән горурлану хисен уяткан бәйрәмне үткәрүне традициягә керттек. Җиңү бәйрәмен үткәрүдә өлкән буын белән яшьләрнең дә катнашканы сөендерә. Һәр гаиләдән Бөек Ватан сугышында катнашучы булды. Аларның батырлыгын онытырга ярамый. Шәһәр «Ак калфак» оешмасы әгъзалары – Тимур Ниязовка, Фәридә Локмановага, Әминә Биктимировага рәхмәтләремне белдерәм. Безгә һәрвакыт ярдәм күрсәткән Эдуард хәзрәт Юнысовка, Элина Кармышаковага, Радмила Аитовага, Лилия Саликовага, Радмир Саликовка игелекле эшләрендә уңышлар телим. Милли ризыклар белән тулы табын артында чарага килгән кунаклар сугыш фаҗигаларын, Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәгән авыр сугыш елларын, һәр гаиләгә алып килгән кайгы-хәсрәтне искә алдылар. Мин җирле шагыйрә Галия Абайдуллинаның шигырен сөйләдем. Чара патриотизм рухында үтте. Ветераннарның кадерен белеп, киләчәктә дә мондый чараларны үткәреп торырга язсын», – диде. Бәйрәмдә катнашучыларга «Бердәм Россия» партиясеннән бүләкләр тапшырылды.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: бәйрәм чарасында.

Чыганак: vk.com.janarishtymen

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*