Самараның Ленин урамындагы яшүсмерләр китапханәсендә милләттәшебез Разия ханым Букинаның “Җиңү безнең белән” (“Победа с нами”) дип аталган яңа китабын тәкъдир итү чарасы үткәрелде.
Атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны Разия Гомәр кызы 1973 — 1999 елларда әлеге китапханәнең директоры булып эшләгәнен күпләребез яхшы белә. Ул хәзер дә Самараның “Парнас”, “Лира” әдәби берләшмәләре әгъзасы булып тора, унлап шигырьләр җыентыгында аның да шигырьләрен табарга була. 2007 елда – “Таш өстендәге чәчәк”, ә 2010 елда “Минем кәрван әле дә юлда” дип аталган үзенең ике шигырь җыентыгы да басылып чыккан иде. Менә инде өченче китабы дөнья күрде.
– “Җиңү безнең белән” дип аталган яңа китабыма 2010 — 2014 елларда иҗат ителгән иң яхшы дип санаган шигырьләремне, мәсәлләремне керттем. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җыентыкта авыр сугыш елларына, ветераннарыбызга, шулай ук балаларга, төрле һөнәр ияләренә, дусларыма атап язылган шигырьләр бар. Украинадагы сугышны да читләтеп үтә алмадым. Зодиак билгеләре белән кызыксынучылар да бу җыентыкта үзләренә кызыклы юллар табар, дип уйлыйм, — дип таныштырды үзенең “Җиңү безнең белән” исемле шигырьләр җыентыгы белән Разия Букина.
“Беренче юллардан ук авторның эчке халәте күренә, кичергән хисләре ярылып ята. Аның иҗаты беркемнекенә дә охшамаган, ул өлге буенча язмый…” — дип бәя бирә бу китапка Самара иҗтимагый эстетик академиясенең член- корреспонденты, философия фәннәре кандидаты, доцент Петр Васильевич Петрищев.
Яшь буын вәкилләре дә Разия Букина шигырьләрендә үзләренә якын юллар таба ала:
– Компьютер чорында яшәүчеләрне әллә ни гаҗәпләндереп булмый. Һәм, ниһаять, күктә яңа йолдызчык кабынгандай, Разия Букинаның шигырьләр җыентыгы туды.
Аның шигырьләрендә табигать күренешләре дә, илдәге сәяси проблемалар да чагылдырылган, ир белән хатын, ана белән кыз, балалар һәм дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр дә күрсәтелгән. Разия ханымның иҗаты гадилеге һәм эчкерсезлеге, драма киеренкелеге, шигъри яңалыгы, романтизмы белән үзенә тартып тора, — дип яза Санкт-Петербург университетының 2нче курс студенты Яна Казачук.
Презентациягә килгән Самара шагыйрьләре Ольга Целебровская, Елена Политаева, Александр Громов, җырчы Котдус Рәшитов, композиторлар Евгений Митрофанов, Ольга Борисова һәм башка шәхесләр Разия Букинаны шигырьләр җыентыгы чыгу белән кайнар котлап, чараны үзләренең музыкаль чыгышлары, шигырьләре белән бизәделәр.
Әминә ШИҺАПОВА,
“Бердәмлек”