tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңү безнең кулда булачак!
Җиңү безнең кулда булачак!

Җиңү безнең кулда булачак!

Салават шәһәрендә СВОга ярдәм итү үзәге ачылу турында игълан чыгуга,  Мәрьям  Идият  кызы Тибеева беренчеләрдән булып килде.

–  Нинди ярдәм кирәк? Нәрсә эшләргә? Мин тегә беләм, – диде ул.

Ә без госпитальләр өчен мендәрләр ясап, мендәр, одеал тышлары, простынялар, егетләргә эчке киемнәр тегәргә уйлап тора идек. Бу эшне Мәрьям апа үз өстенә алды.

Үзенең ике бүлмәле фатирында туганнарын, дусларын, күршеләрен җыеп, тегә дә башладылар. Шәһәребезнең мөселман хатын-кызлары үзләренең соңгы көненә әзерләгән кәфенлеклекләрен госпиталь кирәк-яраклары өчен китерделәр.

Мәрьям апаның туганнары, дуслары һәм башкалар ай саен, пенсия акчасын җыеп, тукымалар, СВО өчен башка кирәк-яраклар сатып алып, гуманитар конвой әзерләп, җибәреп торабыз. Бу юлы 70 мендәр әзерләнде.

Изге бәйрәмнәребездә милли ризыклар пешереп алып килеп, яугирләр рухына корьәннәр укыйбыз, исән-сау кайтуларын теләп догалар кылабыз –барыбыз да намазда.

Салават шәһәре хакимияте башлыгы Альберт Муталов СВОга ярдәм итүче хатын-кызлар: Рәмилә Уразбахтина, Мининур Нәүразбаева, Рәсимә Хаҗиева,  Розалия Зарипова, Мәдинә Мәхмүтовага Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Ватан сакчылары”  хәрби операциягә ярдәм итү Дәүләт фондының социаль координаторы Сергей Данилов Мәрьям Тибеевага “СВОга ярдәм иткән өчен” медален тапшырды. Җиңү безнең кулда булачак!

Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Салават шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе Вәсилә Бәширова.

Чыганак: https://omet-rb.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*