Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Укучыларның Бөек Ватан
сугышы турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотлык, туган
җиренә, халкына карата горурлык хисләре, ветераннарга, тыл
хезмәткәрләренә, сугыш чоры балаларына хөрмәт хисе тәрбияләү максаты
белән Киров өлкәсе Малмыж районы мәктәпләрендә дә чара арты чаралар узып тора.
Күптән түгел Малмыж шәһәре балалар иҗат йортында тарих фәне
укытучылары “Җиңү маршруты” исеме астында квест-уен уздырдылар. Монда
районның 11 мәктәбеннән югары сыйныф укучылары укытучылары бе-лән
катнаштылар. Бу чараның төп оештыручысы һәм алып баручысы – Татар
Кумбашы мәктәбенең тарих фәне укытучысы А.Ш.Әсхәдуллина.
– Ни өчен Бөек Ватан сугышы дип атала бу сугыш? – дигән сорау бирә
балаларга Альбина Шәкүр кызы.
– Чөнки бар халык Ватанны сакларга күтәрелде. Азатлык, туган җиребезне
саклап калу өчен көрәштеләр безнең бабаларыбыз.
– Нинди сүзләр белән тәңгәлләштереп була “сугыш” сүзен?
– Көрәш, күз яшьләре, үлем, аерылышу, кансызлык, кайгы, хәсрәт…
Бү чарада укучылар сугыш еллары истәлекләре, фотолар, үзләренең тынычлык
өчен башкарган эшләре, совет солдатларының һәм тыл хезмәткәрләренең
батырлыгы турындагы истәлекләр бе-лән фотоальбом тутырачаклар.
“Җиңү маршруты”ның беренче биреме – “Визит карточкасы”. Һәр команда
кыскача үз мәктәпләрендә “Истәлекләрне кадерләп саклыйбыз” исеме астында
башкарылган патриотик эшләре: туган якның тарихын өйрәнү, мәктәп музеена
экспонатлар җыю, сугыш ветераннары истәлегенә агачлар утырту,
һәйкәлләрне һәм обелискларны карап тору, митинглар, хәрби-спорт уеннары
турында сөйләделәр. Бу сынауда иң оригиналь чыгыш Рожки мәктәбе
командасыныкы иде, алар I урынга лаек булдылар.
Экрандагы һәйкәлләр фоторәсемнәренә карап, герой-шәһәрләрне атарга тиеш
алар. “Халык үч алучылары” һәйкәле – Одесса, “Блокада” – Ленинград
(Санкт-Петербург), “Дан обелискы” – Керч, “Хәсрәтле ана” һәйкәле –
Смоленск, “Мәңгелек ут” – Мәскәү.
…Сугышта һәлак булганнар истәлегенә мәңгелек ут көн дә, төн дә яна. 26
миллионнан да артык кеше гомерен алып киткән бу сугыш. Бүген дә балалар
аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Соңыннан командаларның яртысы маршрут буенча станцияләр буйлап
киттеләр. Һәр станциядә сынаулар үтеп, балаларның белемнәре дә
тикшерелде. Алар Малмыж районы геройлары турында сөйләделәр, бөек
полководецларның исемнәрен, сугыш кырында зур көрәшләрне искә алдылар,
Бөек Ватан сугышының орден-медальләрен атадылар.
Шул ук вакытта зур залда команданың икенче яртысы мастер-класс үттеләр.
Монда Чавал авылы мәктәбе укучысы Анастасия Артамонова укытучысы Фәридә
Раяз кызы Закирова белән сугыш вакытында йөргән өчпочмаклы хат төрергә
һәм аңа ябыштыру өчен күләмле йолдыз ясарга өйрәнделәр. Фәридә ханым
авылдашының фронттан килгән хатын да күрсәтте. Ул гарәп хәрефләре белән
язылган булган. Хатны Казан шәһәрендәге белгечләр хәзерге хәрефләр белән
язып биргәннәр.
Укучылар әлеге эшләр белән мәшгуль булганда, укытучылар хәрби
корреспондентлар ролен башкарып, ике төрле стенгазета чыгардылар:
кайгылы хәбәрләр газетасы һәм бәйрәм газетасы. Аларның иҗатын укучылары
көчле алкышлар белән бәяләделәр.
Соңыннан һәр команда өйләрендә язып килгән эссе белән чыгыш ясады. Монда
иң яхшысы дип, Аджим мәктәбеннән Анна Манакова танылды.
Бөек Җиңүгә багышланган чара барлык укытучыларның һәм укучыларның бер
түгәрәккә басып “Һәрвакыт булсын кояш” җыры белән тәмамланды. Һәрвакыт
булсын тынычлык!
Әлеге чараны әзерләүдә һәр мәктәп һәм А.Ш.Әсхәдуллина зур тырышлык
куйганнар. Бу чара Җиңү көне якынлашып килгән көннәрдә туган илебезне
яклап, безгә матур, тыныч тормыш бүләк иткән сугыш һәм тыл
ветераннарыбыз каршында баш ию һәм аларга чиксез рәхмәт белдерү дә.
Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотолары.
“Дуслык” газетасы