tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңү өчен көрәштеләр
Җиңү өчен көрәштеләр

Җиңү өчен көрәштеләр

Өлкә татар көрәш федерациясенең агымдагы елгы календареньда булган икенче региональ билбаулы көрәш турниры 18 яшкәчә яшүсмерләр арасында 15 февраль көнне Сафаҗай мәдәният йорты базасында төбәк спорт министрлыгы теләктәшлеге белән Ватан сакчылары елы кысаларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланып узды. 50гә якын ир бала һәм егет 3 яшь төркемендә 16 авырлык категориясендә бил алышты. Шундый турнирларның ешрак булып торуы, әлбәттә, көрәшче-ветераннарыбызга лаеклы алмаш үстерүгә, билбаулы көрәш белән җитди шөгыльләнүгә зур этәргеч бирә. Шул уңайдан яндавишчалы көрәшче-ветераныбыз Наил Мусинның инициативасы белән аның туган авылында яшьләр өчен көрәш секциясе эшли башлау яңалыгын да бу көнне бик күп кеше хуплап чыкты.

Катнашучылар парады залгы чыгып баскач, Россия байрагы тантаналы кертелде һәм илебез гимны яңгырады.

Әлеге ярышларга үзенең хәер-фатыйхасын Пильна округы баш имамы Шамил хәзрәт Сабитов бирде, Коръән укыды һәм катнашучыларга уышлар теләде.

Көрәшчеләр һәм җанатарлар өчен урында уңайлы шартлар тудырып, региональ турнир уздыру мәшәкатен үз өстенә алган җирле территориаль бүлек җитәкчелегенә, мәдәният йорты дирекциясенә өлкә билбаулы көрәш федерациясе президенты Ирфан Шаипов рәхмәтләрен җиткерде, ә яшь егетләрне матур, гадел көрәш күрсәтергә өндәде һәм иҗтимагый спорт оешмасы исеменнән Рәхмәт хатлары, шәхсән үзеннән акчалата бүләк белән бу авылның көрәш ветераннары Ирфан Сабитов, Мостафа Лукманов, Рөстәм Сабитов һәм федерация эшчәнлегендә бер төп терәк һәм яшь өмет булган Ришат Сабитовны бүләкләде.

Шулай ук катнашучыларны җылы сәламләп, Россиянең атказанган укытучылары Рамил абый Мусин белән Зәки абый Валемеев та чыгыш ясады, алар яшь көрәшчеләргә уңыш теләде, келәмдә бер-береңә мәрхәмәтле булырга кирәклеге турында искәртеп үтте.

Ришат Сабитов, Фарук Закиров һәм Дамир Юсупов келәмдә бик яхшы судьялыкны алып бардылар, ә өстәл артында баш судья һәм комментатор вазифаларын Рөстәм Хайретдинов уңышлы үтәде, көрәшчеләрне теркәү һәм парлап бүлү эшен, һәрвакыттагыча, турнирның баш секретаре Зәки абый Валемеев төгәл итеп башкарды.

Ярышларның төп спонсоры – уңышлы фермер, күренекле көрәшче һәм Халыкара класслы спорт остасы Ринат Сабитов бу өлкәдә аңа ярдәм кулы сузган авылдашы һәм һөнәри кәсебе буенча коллегасы, шулай ук милли көрәшебезне саклап үстерүгә зур өлеш кертеп килгән, Идел буе сабан туе чемпионнары тәрбияләгән Хасыл Камалетдиновка, Сергач округыннан уңышлы дус фермеры, шулай ук яшь буынны билбаулы көрәшкә җәлеп итү максаты белән беренчеләрдән шундый турнирлар оештырган Фаил Арифуллинга һәм дә Сергач округы депутатлар Советы депутаты, өлкә милли көрәш федерациясе президенты Ирфан Шаиповка олы рәхмәтләрен ирештерүебезне үтенде.

Яшьләрнең чыгышын карарга килгән көрәшче ветераннарыбызга хөрмәт йөзеннән, оештыручылар исеменән аларны истәлекле бүләкләр белән шулай ук үз вакытында сабантуйларда мәрә тоткан Рөстәм Сабитов бүләкләп чыкты.

Бу көнне кайнар аш белән катнашучылар гына түгел, барча тамашачылар да тәэмин ителде. Шуңа матур көрәш карап, пылау, пәрәмәч белән сыйлану, тәмле бәлешләр белән чәйләнеп алу барысының да күңеленә хуш килде, кыш аенда үзләрен сабантуйдагыдай хис итеп, бәйрәм өлеше алдылар.

Табын артында килә-китә тамак ялгаучыларга яхшы рестораннардагы кебек югары дәрәҗәдәге ягымлы хезмәтне әннәле-кызлы Эльвира белән Алия Измайловалар, Диана Хамидуллина белән Юлия Штели күрсәттеләр.

Бүләкләнүчеләр исемлегенә эләгеп, пьедесталга менүчеләр барысы да грамота, медаль, кубок һәм истәлелке бүләкләр белән бүләкләнде.

Безнең Нижгар татарлары көрәше белән шөгыльләнүчеләрне һәм аны яратучыларны алга таба, Аллаһы боерса, 29 мартта Дзержинск кабул итәчәк. Аннары инде сабантуйларга да күп калмаячак.

Күп сабантуйлар батыры, дөнья чемпионнары үстереп чыгарган бу авылга әлеге турнир хас килде һәм киләчәктә ул шул килеш традициягә кереп калса, бик яхшы булыр иде.

Олег Хөсәинов.

Илнар Садеков фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*