tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиңү поезды
Җиңү поезды

Җиңү поезды

30 апрельдә Нократ Аланы тимер юл вокзалына  «Җиңү поезды» килде. «Җиңү поезды» –  Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган иң уңышлы проектларның берсе. Ул моннан биш ел элек Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, “Россия тимер юллары ачык акционерлык җәмгыяте һәм «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән барлыкка килде.

“Җиңү поезды”  акциянең төп максаты – Икенче Бөтендөнья сугышы елларында совет халкының батырлыклары турында тарихи дөреслекне саклау йөзеннән хәтер сагында тору, совет армиясенең Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләп,  аны яшь буынга җиткерү. Тарихи поезд 2020 елда безнең станциядә туктаган иде инде. Илкүләм масштаблы бу чара безнең шәһәр һәм тирә-як төбәкләр өчен онытылмас бер вакыйга булган иде, быелгысын да  дулкынланып көттек. Иң элек, көне килеп җиткәнче, Нократ Аланы шәһәр администрациясе һәм  “Россия тимер юллары” ачык акционерлык җәмгыятенең Горький тимер юлы  өлеше җитәкчелеге тарафыннан оештыру эшләре буенча сөйләшүләр алып барылды. Тимер юлына кагылышлы бар нәрсә минуты-секунды белән тәңгәл килерлек төгәллек сорый. Шул ук вакытта куркынычсызлык чаралары да гадәттәгегә караганда да җитдирәк булырга тиеш, ни дисәң дә, вокзал яны кебек зур булмаган мәйданда меңнәрчә кеше булыр дип көтелә.

Мин килгәндә, поезд килергә әле ярты сәгатьләп булса да, кеше күплегеннән перронга үтәрлек түгел иде. Шулай да, кысыла, кысыла булса да, вокзал алдына үттем. Анда шәһәр җитәкчелеге, ветераннар оешмасы вәкилләре  басып тора иде инде,  һәвәскәр артистлар чыгыш ясарга әзерләнә. Вокзал сәгатенең зур теле минутларны саный, халык поезд киләсе яктан күзен алмый көтә. Менә паровоз гудогы тавышы ишетелде, тынлы оркестр “Прощание славянки” маршын уйный башлады һәм, сызгыра-кычкырта, бик каты төтенләп, Җиңү поезды килеп туктады.

Күзләрем яшь белән тулды. Мин генә түгел, олы яшьтәгеләрнең күбесенең күз төпләрендә яшь иде… Ә яшьләр, бер-берсен этә- этә, телефоннарына моны төшереп калырга ашыга. Яшьләрнең күплеге сөендерде. Бер егет исә, янындагы кызны, сөйгәнедер инде, җилкәсенә утыртты.  “Җиңү көне белән!” дип язылган паровоз чәчәкләр белән бизәлгән, аның артында электровоз, аңа исә ачык платформалар тагылган. Платформаларда Җиңү юлларын таптаган  танк, легендар “Катюша”, артиллерия туплары. Товар вагоны ишеге ачык, аннан солдат боткасы тараталар.

Солдат боткасы дигәннән. Күп кеше, күрмәгәндәй, шунда ашыкты. Состав беренче юлда, перрон тар гына, менә кеше бөялде, менә кеше бөялде! Шул кеше ташкымына ияреп, мин дә шунда барып кердем. Әле күптән түгел генә этеш-төртеш вакытында зыян күрмәс өчен үзеңне ничек тотарга кирәк дигәнне укыган идем. Кулларны йодрыклап күкрәк турына куярга кирәк икән, болай иткәндә күкрәк читлеге саклана, сулыш алыр мөмкинлек була. Минем янымда гына 4-5 яшьлек баласы булган хатын. Кулында телефон, шул этешкә карамый кем беләндер сөйләшә, кысалар мине монда ди,авызында сагыз. Мин аңа телефоныгызны куеп, балагызны саклагыз дим. Ул, сагызын чәйнәгән килеш миңа бер генә карады да, сөйләшүен дәвам итте. Мин баласын алдыма бастырып, шул     этешле җирне чыкканчы саклап бардым. Шуның өчен шушы тыгын җиргә кергәнмендер инде, кем белә? Бу чараны оештыручылар моның хәтле кеше килер дип көтмәгәндер инде.

Ә кеше исә гел бер туктамый поезд тирәли әйләнеп йөри, берәм-берәм дә, җыелышып та фотога төшәләр. Нократ Аланы шәһәре һәм районы гына түгел, күрше Татарстаннан да килгәннәр иде монда, танышларым күп очрады. Мин дә фотога төшәм һәм төшерәм һәм шундук Германиягә, туганыма җибәрә барам. Ул хәзер анда яши, аның әбисе, Тәскирә апа, сугыш ветераны иде.  Роберт Рождественскихның “Баллада о зенитчицах” әсәрен хәтерлисезме? “Хочу приблизить к сердцу этот след…На батарее были сплошь – девчонки…” Тәскирә апа турында да ул балладада…Күзләремдә яшь.

Тәскирә апа сугышка Нократ Аланы тимер юл станциясеннән утырып киткәндер. Кайтканда да состав шушында туктаган булыр. Сугыш башлану белән безнең тимер юл станциясе хәрби вакыт кануннары белән яши башлый. Монда состав-состав булып Мәскәү яны Загорск шәһәреннән 367 номерлы завод эвакуацияләнә. Авыр-авыр станокларны бушатырга техника юк, аларны калайлар өстенә куеп ат белән дә тарттыралар, эшчеләр үзләре дә өстери. Тимер юл станциясе мәктәбе 3161 номерлы эвакогоспитальгә әверелә. Парталар торган классларга караватлар куялар, операция бүлмәсе барлыкка килә. Караватлар, урын-җир, савыт-саба һәм башка кирәк-ярак кешедән җыела. Гос- питальгә әсир төшкән немецлар, итальяннар, румыннар, венгерлар кайтарыла. Соңрак бу госпиталь  Пинюг станциясенә күчерелә.

Нократ Аланы вокзалы. 2025 ел, 30 апрель. Перронда Җиңү поезды. Кеше шау-гөр килә, фотога төшә һәм төшерә, минем колакта исә “Озатып вокзаллар каршында” дигән җыр. Роберт Әхмәтҗанов сүзләре, Фәтхерахман Әхмәдиев музыкасы. Татар телендәге иң әйбәт җырларның берсе. Юк, минемчә, сугыш турындагы иң әйбәт җыр ул! Әкрен генә көйлим:

«Озатып вокзаллар каршында,

Маңгайдан үптеләр аналар,

Тузанлы юллардан үттеләр,

Дөньяны күрмәгән балалар…

Балалар керделәр утларга,

Балалар сүз бирде тупларга.

Күпләре, төренеп шинельгә,

Калдылар еракта йокларга..»

“Җиңү поезды” – Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган иң уңышлы проектларның берсе.Тарихи дөреслек сакланырга тиеш! Җиңү көнен белән!

Шәмсия Хәлимова.

Автор фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*