«Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең конкурс комиссиясенең беренче утырышы узды. Анда исә оештыру комитетына тапшырылган эшләр каралды.
Быелгы бәйгенең оештыру комитетына 102 эш килгән:
Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән – 21 эш;
Татарстанның 14 районнарыннан һәм шәһәрләреннән – 81 эш.
Конкурс комиссиясенең чираттагы утырышы һәм җиңүчеләрне бүләкләү ноябрь ахырында булачак.