ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Җиңүне якынайтуда һәр ярдәм – мөһим адым: Тәбәрле волонтерлары маскировка челтәрләре үрәләр
Җиңүне якынайтуда һәр ярдәм – мөһим адым: Тәбәрле волонтерлары маскировка челтәрләре үрәләр

Җиңүне якынайтуда һәр ярдәм – мөһим адым: Тәбәрле волонтерлары маскировка челтәрләре үрәләр

Әгерҗе районында һәм аның авылларында бүгенге көндә 25кә якын волонтерлык берләшмәсе эшләп килә.

Махсус хәрби операция башланып, якташларыбыз ил иминлеге сагына баскан беренче көннәрдән үк, изге күңелле райондашларыбыз җиңүне якынайту һәм хәрбиләребезгә таяныч булу өчен зур көч куя.

Тәбәрле авыл җирлеге активистлары бу изге хәрәкәткә беренчеләрдән булып кушылды. Аларның иң беренче зур гамәле 2022 елда йон оекбашлар бәйләүдән башлана. Ул вакытта фронтка 100 пардан артык җылы оекбаш озатыла. Соңрак ярдәм төрләре тагын да киңәя.

Бүгенге көнгә Тәбәрле волонтерларының хезмәт нәтиҗәләре сокландыргыч:

  • 2500 данә окоп шәме ясалган;
  • 150 данә мунчала бәйләнгән;
  • 120 данә (3х6 үлчәмле) маскировка челтәре үрелгән.

Тәбәрле волонтерлары маскировка челтәрләре үрү эшен дәвам итә.

-Безнең максат – егетләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итү, аларның тылдагы ныклы таянычы булу, – диләр волонтерлар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*