tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җир шарының уртасы иде
Җир шарының уртасы иде

Җир шарының уртасы иде

Узган, 2019 елның 22 декабрендә, «Дуслык» газетасының беренче редакторы
Шамил ага Бухаров тууына 90 ел булды. Кеше китә, эше кала. «Дуслык»ның
без быел утыз еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Беренче редакторыбыз
Шамил аганың урыны аерым – ул йөрәгебезнең иң түрендә.

Шамил абыйның җиңел кулы
Шамил абый белән танышканда мин Вятка Аланы машина төзүчеләр заводы
проф- союз китапханәсендә эшли идем. Безнең төбәктән газетага язып тору
өчен хәбәрче эзләп йөргәндә кемдер аңа мине тәкъдим иткән. Минем
китапханәдә “Туган тел” дигән түгәрәк алып барган чак. Шәһәрдә мәчет
салынганда аңа акча җыю исәбеннән хәйрия концерты да оештырдык. Татар
тормышы җанланып китеп сабантуйга хәтле барып җитте. Шамил абый бу
хәлләр турында белә булып чыкты, миңа, әйдә, газетага да язгала әле дип
тәкъдим ясады. Соңыннан мине тулаем биләп алган журналистикага беренче
адым, шулай итеп, Шамил абыйның җиңел кулыннан башланды.

Башланды, әмма беренче адымнар бер дә җиңел бирелмәде. Башта штаттан тыш
хәбәрче булып, телефон аша кыскача гына яңалыклар бирә идем. Ә инде
тулаем редакциягә күчеп эшли башлагач, язмалар белән Малмыжга
барып, иң беренче итеп, һәрвакыт, аның кабинет ишеген шакыдым. Ул
шулкадәр ачык йөз белән каршы ала, әйтерсең, мине генә көтеп утырган.
Хәл-әхвәл сорашканнан соң язмаларымны укый башлый. Мине янына утырта.
Ошаган җирен мактап куя, килешмәгән җирен ни өчен икәнлеген аңлата.
Шулай итеп, мин шомарып язып киткәнче, һәр җөмләмә анализ ясады,
иренмәде. Әкренләп остара бардым. Шамил абыйны тулы мәгънәсендә остазым
дип әйтә алам.

Бухаровның җитмеш яшенә, ул чакта “Дуслык” чыга башлаганга ун ел, зур
гына мәкалә яздым. “Баскан җире – Җир уртасы. Тәхетендә ул үзе” дип
атала ул. Мәкалә исемен кайсыдыр шагыйрьнең шигъри юлларын алган идем.
Авторын исемә төшерә алмадым, әмма бу юллар безнең Шамил абыйга нәкъ
туры килә иде.

Ул сызган юл
Безнең беренче редактор кайда яшәп нинди җирдә эшләсә Җир уртасы шунда
була торган кеше иде. Әлеге язмада мин аны бүген сирәк очрый торган
татар зыялысы дип атаганмын. Бу егерме ел элек инде шулай булган, бүген
мин аны безнең якта мин белгән иң зыялы кеше дип атыйм. 1990 елның 1
гыйнварында тулысынча татар телендә чыга башлаган газетага баш редактор
итеп куелганда аңа инде алтмыш яшь була. Галәмәт четерекле булган шушы
эшкә ул алтмыш яшендә тотына! Ул вакытлар турында Шамил абый үзе
сөйләгәннәргә кайтыйк, юбилей мәкаләсеннән өзекләр китерәм, гаҗәп, минем
ул вакытта аны сөйләтеп яздырган блокнотым да сакланган.
“Зур кыенлыклар белән эшли башладык. Әле дә хәтеремдә, зур кыенлыклар
белән чыгып киләбез, бу 1990 елның февраль ае. Өлкәдән килгән партия
инструкторы безне газета чыгарырга өйрәтә. “Әдәби сәхифә”гә килеп
җиттек. Бу битне язучыбыз Муса Җәлилгә багышларга булдым дим, туган көне
хөрмәтенә. “Юк, аның турында кыска белешмә генә бирә аласыз”, ди. Мин,
әлбәттә, аңа каршы кискен җавап бирдем һәм Җәлилебезгә тулы бер бит
бирдек”. Газетабызда “Әдәби сәхифә” бүген дә чыгып килә һәм кеше аны
яратып укый. Күпләр өчен ул матур әдәбиятның бердән-бер чыганагы булып
тора дисәм дә ялгышмам.

Чабата киндерәсе яраттыра
Шамил Гыйльман улы Ар- ча районының Носы дигән авылында алты балалы зур
гаиләдә үсә. 1944 елда алар әтисез кала һәм Шамилне, алтынчы классны да
укып бетерми, бер тамак ким булыр дип, Яшел Үзәндәге һөнәр училищесына
бирәләр. Балалыктан чыкмаган малайга читтә уку җиңел булмый, сугыш
бетүгә ул авылына кире кайта. Җиде класс бетергәч, Арча педучилищесына
укыр-га керә. Сәбәбе тагын да шул юклык – анда стипендия бирәләр, ә
мәктәптә укуны дәвам итү түләүле була.
Булачак хатыны Вафирә белән дә Арчада таныша. Шамил абыйның Вафирә белән
ничек танышуы татар халкының чиста-пөхтәлегенә матур бер үрнәк һәм мин
аны, сүз җае булганда, гел мисал итеп китерәм.
– Аягындагы чабата киндерәсен күрүгә күзем төште. Ап-ак оекбашка киелгән
яңа чабата киндерәсе шундый оста, пөхтә итеп бәйләнгән иде ки, очы да
күренми! – дип сөйләгән иде.

Ничә дуңгыз?
Арчада уку тәмамлаганнан соң Шамил Бухаров Казан дәүләт университетының
тарих-филология факультетына укырга керә. Уку авыр бирелми аңа, әмма
ачлыктан- юклыктан бик интегә. 1955 елны укуын тәмамлап, туган авылыннан
ерак булмаган бер мәктәпкә укытучы булып урнаша. Укытудан тыш колхозда
агитация эше дә алып баралар. Райкомнан килгән инструктор укытучыларны
берәм-берәм чакырып агитация эше алып бару турында сораша. Бухаров
чираты җитә.
– Кайда агитатор?
– Дуңгыз фермасында.
– Ничә дуңгыз баласы бар фермада?
– 246.
– Ялганлыйсың, миндәге кәгазьдә башка сан!
– Сез ул санны кемнән алдыгыз?
– Колхоз бухгалтерыннан.
– Ә мин бүген алтыда фермага барып санап кайттым. Иптәш инструктор,
мәктәпкә килеп укытучыдан беренче сүз итеп дуңгыз башы санын белешкәнче,
мәктәп хәлләрен сорашсагыз иде!
Райком кешесенә каршы төшеп бирелгән җавапның ул вакытта нәрсә белән
бетәсе билгеле, әмма моның ахыры көтелмәгән була. Ике-өч айдан яшь
укытучыны райкомга чакыралар. Ни уйларга да белми өеннән чыгып киткән
Шамил Гыйльман улын район мәгариф бүлегенә инспектор итеп куялар.
Соңыннан ул гаиләсе белән Малмыжга күчеп килә.

Гафу үтендерә
Малмыж, алтмышынчы еллар, Бухаров коммунистлар партиясе райкомында
инструктор. Яңа Смәилдәге кеше белән телефон аша татарча сөйләшкән өчен
хезмәттәше кискен итеп кисәтү ясый:
– Не сметь при мне говорить на тарабарщине. Партийный язык – русский!
Җавабын, каршы әйтмәслек итеп, бирә белә, әмма күңелендә юшкын гомерлек
кала. Бу хәлне ул миңа, ярсып, берничә тапкыр сөйләгән иде. Ана теле –
татар теле өчен Малмыж райкомы инструкторы көрәшен алга таба да дәвам
итә. Партучёба вакытында бер лектор “Надо очистить наш язык от таких
слов, как “башка” и т.д., которые перешли к нам от проклятого
татарского… ” –ди. Бухаров моны шовинизм чагылышы дип, партучёбага
йөрүдән баш тарта. Гафу үтенәләр һәм икенче юлы лектор болай ди:
– Среди великих языков есть и монголо-татарский…
Шамил Бухаров кайда гына яшәсә дә, кайда гына эшләсә дә, үзен тирән
белемле, төпле сүзле, ышанычлы кеше итеп таныта.
– Шул сәбәпле, – дигән иде Шамил абый, – Малмыжның бик зыялы нәселеннән
укымышлы фикердәш итеп санаган дустым, эчкерсез сөйләшүләрнең берсендә,
“Шамиль Гильманович, ты хороший человек, я тебя даже за татарина не
считаю!” – дигән иде. Көлсәң көл, еласаң ела!

Рәнҗетмәде!
1963 елда Бухаров Малмыж район газетасын «Авыл тормышы» дип атап,
тәрҗемә рәвешен чыгара башларга тәкъдим була. Алга таба “Дуслык” өчен дә
аннан да кулай редактор табылмый. Безнең йөкне тарта башлаганда аңа
алтмыш иде дигән идем инде, әмма артка чөеп таралган чем-кара чәчле
Шамил абыйны алты дистәне ваклаган дип әйтеп булмый иде. Җиңел-җыйнак
гәүдәле, тиз адымлы һәм кызыксынып карый торган җете күзле иде безнең
беренче редактор. Һәм, искиткеч киң һәм тирән белемле!
– Газетаның үз теле, ул гади, аңлаешлы булсын, – дип әйтер иде, минем
озын җөмләләрне кыскартып. – Кешенең туры сөйләме аның үз асылына туры
килсен. Авыл кешесе икән, ул авылча сөйләсен, шәһәрнеке икән, шәһәрчәрәк.
Кеше тасвирлаганда, кимсетү була дип, “бәләкәй гәүдәле” дип язарга
кушмый иде. Тагын бер яратмаган сүзе – “малае” дип әйтү. “Улы” дип күз
алдында төзәтә иде. Аның атасы Гыйльманны кечкенә чагында “малайлык”ка
Троицкига җибәргән булалар. Ул анда бик интегеп, кимсетелеп яши, шуңа
күрә бу сүзне куллануны кимсетү дип, урынлы дими иде.
Шамил абый куен кесәсендә адрес һәм телефоннар язган ике блокнот йөртте.
Берсе яңасы, икенчесе исә бик иске, әллә кайчангы. Менә шул искесендә
аның сабакташлар, шул чордагы танышлары теркәлгән иде. Барысын хәтерли,
кемнең кем булганын, алар арасында профессорлар да бар иде, дип сөйләргә
яратты.

Кәҗә асрады. Асрады, әмма суяр вакыт җиткәч сатып җибәрә иде. Җәлләп. Ә
менә эшкә кагылышлы әйберләрдә катгый булды. Берсендә бер түрә минем
өстән шикаять итте. Түрә сүзләре, аның эшенә мин дөреслек эзләп
кагылганга күрә, гадел түгел иде. Шамил абыйга ситуацияне аңлаттым.
Аңлады, һәм, дөреслек ягын алып, миңа борчылма, рәнҗетмәм диде. Моның
өчен мин үзебезнең беренче редакторыбызга әле дә рәхмәтле.
Менә шундый иде ул – һәрвакыт Җир шарының уртасында торучы Шамил
Гыйльман улы Бухаров!

Остазыма хөрмәт белән

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*