Борынгы келәт, иске баскыч, элекке заман тимер чанасы, талдан үргән алап. Каз утырта торган зур әрҗәне Киров өлкәсе Вятка Аланы районы Иске Пенәгәр авылында алап диләр. Кәүсәрия әби Хәбибрахманова йортында алап белән кыш кар түгәләр. Келәт диварына җилләткеч киштә эленгән. Киштә дә әллә кайчангы булыр. Баштарак ул кече якта савыт-саба өчен җайлангандыр, хәзер аңа башка эш кушылган – ишек алды тирәсендә йөри торган кирәк-яракка күз булу. Кисмәк капкачымы ул, аркан бавымы – күз алды тора.
Бу әйберләрнең берсе дә яңа түгел, әмма алардан җанга ниндидер бер рәхәтлек бөркелә. Бу келәт, тимер чана, иске баскыч һәм үргән алап булганда дөньяда гына тотрыклылык бар, чөнки болар барсы тир түгеп ихлас көн ителә торган тыныч тормыш өчен кирәк әйберләр.
Келәт, чана, баскыч, алап – ул безнең җиргә береккән кендегебез кебек. Келәт көзен кисмәк-кисмәк он тоту өчен кирәк. Көз кайта торган кисмәк-кисмәк он – яз җир сөреп ашлык чәчсәң генә була ул. Баскыч исә печәнлеккә менеп бер кочак хуш исле печән алып төшү өчен. Димәк, абзарыңда сыер мөгрәп тора дигән сүз. Көннәр язга борылуга әбиләр элек алап эченә салам салып өстәл астына каз утырталар иде. Яшел хәтфә үлән чыгуга таяк башына пумала бәйләп сап-сары бибиләрне сакларга чыгасы була. Көзгә каз өмәсе…
Көз арты янә кыш, аннан бар җиһанны сөендереп язгы сулар ага башлый, гөрләвекләр кибүгә татлы җиләкләре белән ямьле җәй һәм ак япьмәле кыш. Тормыш шулай итеп бер өзелми дәвам итә.
Келәт, чана, баскыч, алап – безне җиргә беректергән казык күк. Күктә Тимер Казык йолдызы юлда адаштырмый саклап торса – җирдә болар.
Шәмсия Хәлимова