tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җитмеш ел бергә иңне-иңгә куеп
Җитмеш ел бергә иңне-иңгә куеп

Җитмеш ел бергә иңне-иңгә куеп

Моны Гельмиҗамал Низамова, шушы көннәрдә генә 95 яшен тутырган хәләл җефете Гыймат Гарәф улының үзенә карата назлы һәм кайгыртучан булуы нәтиҗәсе дип саный.

Дөресрәге, яхшы холыклы юбиляр гомере буена шат күңелле һәм игелекле була. Берничә ел элек ковид дигән мәкерле авыру кече уллары Финаилне якты дөньядан алып китүгә һәм үзе дә бер аягыннан мәхрүм калуга кармастан.

Гыймат Низамовның да тормышы, сугыш буыны вәкилләренеке кебек үк, баллы булмый. Әтисе сугышка кадәр үк авырып үлә, әнисе биш баланы ялгызы аякка бастыра.

– Шуның өчен дә ветераныбыз авылда ихтирамга лаек кеше, ул үрнәк, яхшы гаилә башлыгы, һәрвакыт аралашуга ачык, – ди Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов. – Ир белән хатын – җитмеш ел бергә гомер итәләр, районда башка шундый гаилә бармы? Ә тагын без Гыймат абыйны 50 елдан артык шофер булып эшләгән тынгысыз хезмәткәр буларак беләбез!

“Аксубай” совхозы ветераны йөртүче һөнәрен Свердловски өлкәсендә ФЗОда ала. Ул вакытта аңа 14 яшь була.

Совет Армиясендә – 1949 елдан 1954 елга кадәр биш ел хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң, лаеклы тормыш шартлары эзләп, авылдашлары белән вербовка буенча Пермь өлкәсенең Губаха шәһәренә китә, анда дүрт ел машина йөртүче булып эшли. Гәрчә Гыймат эшләп, ярыйсы гына акча алып торса да, саф тау һавасын суласа да, туган җиргә мәхәббәт аның күңелен тынычлыкта калдырмый. Туган авылы Иске Кармәткә әйләнеп кайта, уңган-булган егеткә совхозда шунда ук йөк машинасын ышанып тапшыралар. Тыйнак, сабыр авылдаш кызга өйләнеп, гаилә оясын төзекләндерә башлый.

Бер-бер артлы дөньяга аваз салган биш бала, үсә-үсә, әти-әниләрен мәктәптәге уңышлары, хезмәт сөючәнлекләре белән сөендерәләр. Алар бүген дә шундый. Иң өлкәне, Наил, лаеклы ялда булуына карамастан, соңгы 30 елда хезмәт куйган нефть тармагында эшләвен дәвам итә. Кызы Фәридә дә шулай ук утыз елдан артык районның юл төзелешендә кадрлар бүлеген җитәкли.

Фәридә белән Фәнис, Аксубайда яшәсәләр дә, әти-әниләрен бер генә көнгә дә игътибарсыз калдырмыйлар.

– Әти белән әнинең шушы яшьтә дә көндәлек мәшәкатьләр белән үзләре кайнауларына сөенеп бетә алмыйбыз. Дөресрәге, өй эшләрен әни башкара, ә әти хәзер аны үзенең игътибары белән генә рухландыра. Ә бит әнигә дә җәй көне туксан яшь тулачак. Ул үзенең ун оныгы һәм оныкчыкларына һәрвакыт шат.

–Безнең кадерлеләребез! Зинһар, озаграк яшәгез, сезнең белән без үзебезне ышанычлы канат астында кебек хис итәбез! – дип мөрәҗәгать итте Фәридә Гыймат кызы әти-әнисенә. Һәм күз яшьләрен тыеп кала алмады.

Гаилә тантанасының иң дулкынландыргыч мизгеле оныгы Гүзәлнең бабасын истәлекле туган көне белән котлавы булды. Аның да 15 яшьлек юбилее бабасы Гыймат Гарәф улы юбилее белән туры килгән.

Район хакимияте вәкиле Илшат Моратшин юбиляр адресына ихлас тәбрикләү сүзләре җиткерде.

– Сезнең гомерегез гасырдан озаграк дәвам итсен, – диде кунак, тантана гаеплесенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырып.

Ветеранны авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов та җылы тәбрикләде.

Чыганак: aksubayevo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*