tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Җомга көн, кич белән…» спектакленең премьерасы аншлаг белән узды
«Җомга көн, кич белән…» спектакленең премьерасы аншлаг белән узды

«Җомга көн, кич белән…» спектакленең премьерасы аншлаг белән узды

24–26 октябрь көннәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында күренекле әдип әсәре буенча куелган «Җомга көн, кич белән…» (12+) спектакленең премьерасы узды. Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сәхнәләштерде.

«Җомга көн, кич белән…» — Аяз Гыйләҗев иҗатының иң тирән һәм йөрәкне тетрәндерә торган әсәрләренең берсе. Спектакль заман һәм кеше, иман һәм имансызлык, ана һәм бала арасындагы каршылыкларны чагылдыра, бүген дә актуаль булган сорауларга җавап эзли.

Бу куелышның үзенчәлеге — анда театр артистлары белән берлектә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең быел ачылган актёрлар курсы студентлары катнаша.

Бибинур ролен Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Имамова, ә яшь Бибинурны — кызы Назгөл Имамова башкарды.

Тамашачылар артистларның ихлас уенына, тирән хисләренә һәм әсәр эчтәлегенең йөрәккә үтә торган булуына сокландылар.

24, 25 һәм 26 октябрьдәге премьера кичләре аншлаг белән узды, һәр спектакль көчле алкышлар һәм җылы кайтавазлар белән тәмамланды.

Аеруча истә калырлык мизгел — премьерага Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя апа, улы Искәндәр һәм якыннары кунак булып килде. Алар спектальне яратып кабул иттеләр, әсәргә хөрмәт белән карап, рухи җылылык белән сәхнәгә чыгарган театр труппасына олы рәхмәт җиткерделәр.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*