Кичә ике республикага – Татарстанга һәм Башкортстанга танылган журналист, публицист, язучы, 6 китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сөләйманов “Казан” милли мәдәни үзәгендә үз язмаларының геройларын җыйды. Биредә аның “Халкым, якташларым, дип тибә йөрәгем” исемле иҗат кичәсе узды.


- Әнвәр Сөләйманов 6 китап авторы дидек. Меңләгән язмасы юклы-барлы гәҗит-журналларда түгел, ә Татарстанның һәм Башкортстанның саллы, үзенең фикерен тирәнтен чагылдыра торган басмаларда урын алган, – дип билгеләп үтте ул.
Данис Шакиров сүзләренчә, Әнвәр Сөләйманов та, аның кичәсенә җыелганнар да – алар Башкортстан белән Татарстан арасында дуслык күпере салучылар. Башкортстанда яшәүче татарларның бик кадерле, хөрмәткә лаеклы булуына басым ясап, ел дәвамында шундый чаралар һәрдаим уздырырылып торуын белдерде.
Сүзен йомгаклап, Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы ясеменнән Əнвәр Сөләймановка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк – Г.Тукай сүзләре язылган, портреты ясалган сәгать тапшырды.

Иҗат кичәсендә Әнвәр Сөләйманов үз иҗат юлында булган истәлекле вакыйгалар, тормыш очраштырган күренекле кешеләр турында сөйләде. Кичәне җырчылар Рөстәм Асаев, Илшат Вәлиев һәм Гөлнара Тимерҗанова бизәде. Əнвәр Сөләйманов үзе дә җырлап күрсәтте.
















