Хөрмәтле журналистлар!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 13-15 апрель көннәрендә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә. Әлеге чарада Татарстаннан, Россиядән һәм чит илләрдән 400 вәкил катнашуы көтелә.
Бу уңайдан 2017 елның 6 апрелендә 11.00 сәгатьттә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Карл Маркс урамы, 38/5) матбугат–конференциясе уздырыла. Әлеге чараны яктыртырга журналистларны чакырып калабыз.