Хөрмәтле журналистлар!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2017 елның 18-20 май көннәрендә «Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын уздыра. Быелгы форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 68 регионыннан 1050 делегат катнашачак. Форумының программасы кысаларында дин әһелләре аерым секцияләргә бүленеп эшлиячәкләр. Чараның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.
Әлеге чараны яктыртырга журналистларны чакырып калабыз. 16 майга кадәр журналистның түбәндәге телефоннар яки электрон почта аша теркәлүе кирәк.
+8(843) 236-49-66 (Булат Хакимович),
+8 (843) 236 50 56 (Мөнирә Халимовна),
e-mail: [email protected]
СМИ | ФИО | дата и место рождения | контактный телефон |