XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучыларның икенче төркеме Сарман районына килде. Кунакларны татар халкының милли ризыгы – чәкчәк белән каршы алдылар. Сарман сәнгать мәктәбе кызлары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре җырлап-биеп, матур чыгышлары белән сәламләде.


