Майның 20-21 енә туры килгән ял көннәрендә Россия Федерациясенең көнъяк төбәкләрендә Сабан туйлары һәм аның ише бәйрәмнәр гөрләде.
Ростов-Донда – өлкә Сабан туе (оештыручысы “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге), Краснодарда – край Сабан туе (оештыручылар – “Татарская община Булгар-К” Краснодарның төбәк иҗтимагый оешмасы һәм “Йолдыз” край татарларының иҗтимагый оешмасы), Сочида – милли карнавал (оештыручысы – шәһәр милли-мәдәни автономиясе һәм “Ясин” Сочи мөселманнары оешмасы) үттеләр.
Сабан туйларына меңләп кеше җыелды, алар милли традицияләрне саклау рухында үтте дип хәбәр итәләр бәйрәмнәргә матди ярдәм күрсәткән “Татарстан-Юг” сәүдә йорты вәкилләре.