Меңьяшәр дигән исем йөрткәннәр дә мәңгелек түгел шул… Чәчелгән-сибелгән татар халкының горурлыгы Әлфия апабызның бакыйлыкка күчүенә инде бер ел узып китте. Шунысы сөенечле: аның җырлары, ул җырларны, моңнарны дәвам итүчеләр калды.
2000 елда Актанышта районкүләмендә башланган җыр бәйгесенең быел инде Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйге югарылыгына җитүе моңа үзе үк бер дәлил булып тора. 30 июнь-1 июль көннәрендә фестивальнең төбәкара туры нәкъ менә Актанышта узуына һич тә гаҗәпләнергә кирәкми. Әлфия апаның теленнән, җырыннан төшмәгән туган ягы, туган туфрагы лабаса.
Аның милләтебез алдында куйган хезмәтен сүзләр белән бәяләү мөмкинме соң?!. Үзе кызыл, төче сүзләрне яратмас иде, “кит әле, исәр сатып торма әле”, дип кул гына селтәр иде дә, ятимлектә үткән балачагын, Җыракаеның тау башыннан озатып калуын, артист хезмәтенең, юл гизүнең газапларын йә көлеп, йә күз яшьләрен сөртә-сөртә, кыйсса-кыйсса итеп сөйләп алыр иде…
Әлфия Авзалованы халык ничек бар – шулай: ачык йөзе, туры сүзе, гадилеге, чаялыгы, бар булмышы белән үз кызы итеп кабул итте. Урта һәм өлкән буын хәтерендә аның ут янып торган шомырт күзләре, җор теле, пластинка тәлинкәләреннән, сәхнәдән агылган дәртле-моңлы җырлары бик озак сакланыр әле. Халыкның ихлас мәхәббәтен яулау һәр җырчыга да тәтеми. Эчкерсезлеге, күңел түреннән ургылып чыккан моңы белән үзенә тартамы ул? Аның җырларында – тулы бер милләтнең сагышы, шатлыгы, фаҗигасе, үткәне, бүгенгесе чагыламы?
Әлфия апа белән бергә Салават концертында утырганым истә. Салават сәхнәдән: “Бүген залда минем икенче әнием дә бар әле”, – диюгә, урта рәткә түгәрәк ут яктысы төште. Яраткан җырчысын танып алгач, зал, урыныннан кубарылып, кул чабарга тотынды. Чын йөрәктән чыккан рәхмәт һәм сагыну хисләре шушы шашкын алкышларга сыйган кебек иде. Әлфия апа тыйнак кына баш иде дә: “Салават, әни димә инде, картайтасың бит. Сеңелкәшем генә дичәле”, – дип, гадәтенчә шаярып алды. Чаллы Сабан туенда да халыкның нәкъ шундый ихлас мөнәсәбәтенә тап булган идем. Рәт-рәт тезелгән эскәмияләр арасыннан Әлфия апа атлап менә. Тирә-юньдәгеләр, мәйдандагы тамашаны онытып, йотлыгып-йотлыгып легендар җырчыга төбәлделәр. Кемдер терсәге белән күршесенә төртә: “Әнә Әлфия Авзалова!” Кемдер җырчының кулына кагылып ала, берәү аркасыннан сөеп өлгерә, берәү исәнләшә, кемдер елмаеп баш кага… “Һи-и, әле син Петербург Сабан туендагы хикмәтне күрсәң! – диде Әлфия апа, бу хакта соңыннан сүз кузгалткач. – Уратып алдылар, мин сиңа әйтим. Барысы да автограф сорый. Кайсы паспортын, кайсы правасын, кайсы тәмәке кабы суза. Җитмәсә, һәрберсе, атымны яз, атымны яз, дип, исемен дә язарга куша. Арыдым дип ничекләр борылып китәсең инде…”
Ятим балачагында абзарда казлар белән бер табактан ризык бүлешкән мәлләрен, өстәл клеенкасыннан тегелгән букча тотып, берүзе детдомга юнәлүен, Актаныш урамындагы түгәрәк “тәлинкә”дән яңгыраган бөтен җырларны ятлап бетерүен, шулар канатында Казанга, җыр һәм бию ансамбленә килүен, “консерватория бетермәгәнсең, югары белемең юк”, дип үзәккә үтүләрен күз яшьләре аша көлә-көлә сөйли иде ул. Композитор Александр Ключаревны, аның: “Әлфия – Актаныш туфрагыннан табылган самородок ул”, – диюен горурланып, яратып искә төшерә иде.
“Эстрада концертында беренче тапкыр ялгызым гына җырлаганда, сүзләрен оныттым бит!
Безнең илнең егетләре
Сугышларда дан алды шул…
– дидем дә шуның белән шул. Күз чите белән генә баянчы Рокыя Ибраһимовага карыйм, янәсе, әйтеп җибәрмәсме… Аннан өмет булмагач, телемә килгән беренче сүзләрне куштым да җырлап бетердем:
Кояш килеп чыкты да
Җир тишегенә кереп югалды-ы-ы…”
Әлфия апа үзе турында ачылып сөйләүдән читенсенми иде. Халык алдында кәгазьдән карап җырлаудан да оялмады. Иң мөһиме – бүгенге эстрада җырчыларының бик күбесе шикелле, фонограммага авыз ачып-ябып, тамашачысы алдында кәмит куймады, халыкны алдамады. “Аннан да кыен эш юк бит ул. Бүтәннәр ничек ялгышмый икән дим. Себердә салкын тигереп, нык кына ютәлли башлагач, бер-ике җирдә фонограммага кушылып караган идем. Җыр китә – авызым йомык кала. Авызым ачыла – җыр туктаган…” – дип үзе дә гаҗәпләнеп телгә ала иде.
Өенә кунакка барсаң, ни ашыксаң да, тиз генә чыгып китәрмен димә. Берсе икенчесенә ялганган хатирәләр үзенә бәйли дә, Әлфия апаның авызына карап, дөньяңны онытканны сизми дә каласың. “Башына парик кигән, авызында хөкүмәт теше, диләр. Андыйларга чәчемне дә, тешемне дә йолкып-йолкып күрсәтәм, – дип көлеп ала да шкафны ачып, тезелеп торган даруларына ымлый. – Теге чир белән чирләгәндә, бөтен чәчем коелып беткән иде, яңадан үсте бит, бөдрәләнеп, матур булып үсте! Нык чирләдем бит, менә шушылар белән торам, җаныкаем!” Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, тормышка һәм җырга мәхәббәт, табибларның алтын кулы үзен яман шеш авыруыннан алып калгач, дөньяга кабаттан тугандай хис итә иде ул үзен.
…Хушлашам кошлар белән.
Алар минем хәлне белми,
Мин аларныкын беләм…
Бу җырны, нәкъ менә шундый авыр мәлләрендә, Свердловск шәһәрендә яшәүче дуслары иҗат итеп җибәрә Әлфия апага.
Шулай да гомер чикле, меңьяшәрләр дә беркөн китеп бара. Онытылмас, үзәк өзгеч моң булып, истәлекләр, җырлар, дәвамчылар кала…
Аңа багышланган җыр бәйрәме дә үзе шикелле ихлас, ачык йөзле, гади һәм… гали иде. Залда урындыкларга гына сыймаган, рәт-рәт булып басып караган тамашачы, сәхнәдә, экранда Әлфия апаның сурәте пәйда булганда да, аның тавышы ишетелгәндә дә, “Кәккүк”, “Гөлҗамал”, “Сакмар су” кебек җырлары таланты яшьләр тарафыннан яңгыраганда да аһ итеп, сулышсыз булып тыңлады. Югары дәрәҗәдә, затлы һәм зыялы итеп оештырылган бәйрәм барышында вакыт исәбе онытылгандай иде.
Жюрида Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Риф Гатауллин, Рабит Батулла, Илфак Ибраһимов, Гаптерәүф Нуриев, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова һәм башкалар булып, алар ике көн дәвамында яшьләрнең җыр, нәфис сүз, бию буенча осталыкларына бәя биргәннәр. Сүз дә юк, 230лап кеше арасыннан җиңүчеләр санаулы гына була ала. Нәкъ менә алар гала-концертта сәхнә тотты да инде. Башкортстан һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән яшь талантлар диплом һәм бүләкләргә генә түгел, көз көне халыкара бәйгедә катнашу хокукына да ия булдылар.
2014 елда Әлфия Авзалова исемендәге фестивальнең 2007 ел Гран-при иясе Алсу Нургалиева истәлегенә махсус приз булдырылган иде. Алсуның әнисе, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова ул бүләкне Актанышның тагын бер моң иясенә гаилә исеменнән тапшырды.
Ә менә быелгы бәйгедә төп бүләкне яулаучы табылмады. Шулай, Тукайларны, Әлфияләрне, Илһамнарны гасыр үзе, берәмләп кенә тудырадыр шул.
Район башлыгы Энгель Фәттахов, җиңүчеләргә тәбрик сүзе җиткергәндә, Актанышның йөзек кашы булган Әлфия апабыз белән горурлануын да, аңа бәйле хатирәләрне дә искә төшерде: “Әлфия апаның рухы алдында күңелем чиста, соңгы көненә кадәр аралашып яшәдек, гомере өзелергә санаулы минутлар калганда да больницада, аның янында булдым”, – диде.
…Үз җырларының яшьләр телендә тибрәлүен, фестивальнең нәкъ менә Актанышта узуын Әлфия апа үзе дә шаян гына елмаеп, бакыйлыктан күреп-күзәтеп торадыр шикелле. “Җырым тагын халкыма кайтты. Җыр исән, моң исән”, – дип, рухы сөенәдер…
Айгөл Әхмәтгалиева