90 нчы еллар. Җәйнең соңгы көннәре. Республика кырларында кызу урак өсте. Әлеге матур көннәр соңга таба бозылырга мөмкин: урып-җыюны тиз арада төгәлләргә кирәк. Ә без – артист халкы авыл эшчәннәренә көч-куәт өстәргә теләп, концертлар куеп йөрмәкче булабыз. Популяр җырчы һәм композитор Фирзәр Мортазин бер төркем җырчылар җыеп һәм араларына мине дә алып, җиң сызганып эшкә керештек.
Ул заманнарда һәр тарафта, һәр тармакта акчасызлык иде. Анда да җай табарга оста Фирзәр. Концертларны ашлыкка куеп, ашлыкны шикәр-песокка алмаштырып, монысына чүпрә юнәтеп (чүпрә бик дефицит чак!), шуны акчага әйләндереп, безнең белән исәп-хисап ясарга вәгъдәләште. Моны ул булдыра аламы-юкмы – мөһим түгел. Фирзәргә булыша алуым сөенеч: шундый артист белән концерт куеп йөр әле син!
Җитмәсә, мин бит әле аларда кунып, кунак дәрәҗәсендә йөрим. Хатыны Наилә ханым президентларны кабул иткән кебек, тәмле ризыклар белән сыйлый. 50 яшь туласы көнем дә шул вакыткарак туры килде. Махсус кунаклар чакырып, каклаган казлар, бәлеш-гөбәдияләр, җиләк-җимеш тулы табын корып, шау-гөр китереп үткәртте бит бу көнне ул! Күзгә яшьләр килде.
Кызлары Чулпанның каникулы, ул әбисендә кунакта. Фирзәр мине аның бүлмәсенә менгереп җибәрә. «Бар, берәр җыр тексты яз!» – ди.
Икенче катта уйланып утырам шулай. Тәрәзәдә – матур күренеш. Агачларның яфраклары саргайган, яңгырлар башланып кырау төшсә, җилдә коелып бетәрләр инде. Күктә берән-сәрән болытлар эленеп куелган кебек. Нәрсә языйм икән, нинди темага, әле нинди яңа җыр тумаган? Гадәти шигырь форматыннан чыгарга кирәктер бит… Андый стильдә йөзләгән җыр чыгарылган, алар җырлана. Композиторга оригиналь көй язу бик авыр андый чакта. Хәер, андый җыр да язылды бит. Рафаэль Латыйпов җырлады да. Фирзәр бит: «Карале, Алмаз абый, берәр аунап яткан шигырең юкмы җыр язарга? Рафаэль Латыйпов телевидение уздыра торган җыр конкурсында катнашырга тели икән», – ди. «Бар инде ул, ләкин конкурска барырдай түгел», – дим кыенсынып кына. «Туган көнең минем өчен бәйрәм» дигән шигыремне укып күрсәттем. Көен тәки язган бит шуның Фирзәр. Рафаэль конкурста катнашкан һәм беренче урынны алган.
Менә Чулпан бүлмәсендә шул турыда искә төшереп утырдым. Күңелдә ниндидер ашкыну барлыкка килде. Үзем канәгать булмаган җыр сүзләреннән сабак алып, бөтенләй башка җыр тексты язып ташладым. Әйе, бер сулыш белән яздым мин аны. Чөнки беләм, эстрадабызда туган көн турында күңел уятырлык, шатланып җырларлык җыр юк. Бөтен өмет – Фирзәрдә.
Фирзәр моны булдырырга тиеш! Сүзләрендә ялкын, дәрт бар бит. Тиз язсам да, озакка сузылган кебек тоелды – Фирзәр көтәдер инде. Шәп итеп укып күрсәттем. Үземчә ниндидер көе дә бар иде әле аһәңемдә.
– Ярый, бар мен бүлмәңә. Тагын берне яз, теләсә нинди темага! – ди Фирзәр.
Унбиш минут үтмәде: «Төш!» – ди. Яңа гына мин язган «Туган көн»гә бик шәп көй иҗат иткән! Әле синтезаторында, әле баянында уйнап күрсәтә. Үзе җырлый.
– Молодец! – мәйтәм. – Менә сиңа тагын бер җыр сүзләре!
– Әле кайчан яздың монысын? – ди шаккатып.
– Син көй язганда, әле генә!
«Чын дус» дип атала. Мә!
Шулай итеп, ул көнне без бер утыруда ике җыр иҗат иттек. Икесен дә Салават Фәтхетдинов хәзерге көнгә хәтле үз репертуарында җырлап йөри. Ә «Туган көн» җырын исә татар халкы гына түгел, башка милләт кешеләре дә яратып кабул иткән, җырлыйлар да икән.
Беркөн берәү белән очраклы рәвештә танышып киттек тә, сүз ара сүз чыгып, мин үземнең җырлар язуым турында әйтеп куйдым. Ә ул, үз чиратында, татарча да җырлар беләм, дип куйды. Һәм «Бәхетле бул! Кайгы күрмә! / Сагышларга уралма…» – дип җырлап җибәрде. Монысы инде минем өчен гел көтелмәгән яңалык иде. Бер белмәгән кеше синең җырны җырласын әле. «Туган көн» текстын ничек язганымны да сөйләдем аңа. Нинди кыяфәткә кергәнен күрсәгез иде! Әйтерсең, янында мин түгел, ниндидер әүлиягә тиң зат басып тора.
Рәхәт бит шундый чакларда!
Туган көн
Алмаз Хәмзин сүзләре
Фирзәр Мортазин көе
Күңлемдәге теләкләрне
Гөлләргә үреп бирәм.
Гөлгә күмеп, бүген сине,
Кадерлем минем, диям.
Туган көнең белән котлыйм,
Җырлар язам бүләккә.
Син, гүзәлем, гүзәлкәем,
Матур бүген бигрәк тә.
Кушымта:
Бәхетле бул! Кайгы күрмә!
Сагышларга уралма!
Туган көнең якты булсын,
Караңгыда югалма!
Карама агымсуларга,
Яшьлегеңне кызганып.
Утырма туган көнеңдә
Яшьләреңә чыланып.
Җилләр иссен назлап сине,
Баш исеннәр каеннар.
Сайрар кошлар каен саен,
Син дә җырла, сайрап бар.
Кушымта.
Көзләр кебек сарыланма,
Кышлар сыман агарма!
Җәйгә охшап ягымлы бул,
Өмет багла язларга!
Килер бәхет бик көттереп,
Шатлыкларың күп булыр.
Газиз әнкәң бүләк иткән
Иң зур бүләк – шул булыр!
Кушымта.
Чыганак: syuyumbike.ru