tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Жырлап узган гомер»
«Жырлап узган гомер»

«Жырлап узган гомер»

Шекше мәдәният йортында үзешчән җырчы,«Зиләйлүк» фольклор коллективы солисты Фирдәүсә Нәзирова хөрмәтенә иҗат кичәсе узды.

Фирдәүсә ханым үзенең хезмәт һәм иҗат юлын тулысынча халыкка хезмәт итүә багышлаган шәхес. 2013 елда оештырылган Саба мәдәният йортының «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең дә иң сәләтле җырчысы да әле ул. Һәрвакыт игътибар үзәгендә Фирдәүсә ханым,төрле дәрәҗәдәге конкурслар һәм фестивальләр лауреаты. Гаилә – аның төп таянычы, ире Рәсим белән тату гомер итәләр, балалары, оныклары, авыл халкы өчен үрнәк булып яшиләр.

Сәхнәдән юбилярга бик күп теләкләр әйтелде. «Игенче» җәмгыяте, Саба районы ветераннар советы вәкилләре, Шекше авыл җирлеге башлыгы, ХәнифТимербаев һәм Ләйсән Хисмәтова җитәкчелегендәге иҗат коллективлары, туганнары, авылдашлары чыгыш ясады.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*