ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Җырларымны сиңа багышладым”
“Җырларымны сиңа багышладым”

“Җырларымны сиңа багышладым”

Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә Сембер шагыйре, “Өмет” газетасы редакциясенең фронтовик-шагыйрь Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премиясе лауреаты, дүрт китап авторы Флорис Галимьяновның иҗат кичәсе узды.

Әдәби кичә Флорис Сабирьян улының 80 яшьлек юбилеена һәм яңа гына табадан төшкән “Җырларымны сиңа багышладым” китабын шигърият сөючеләргә тәкъдим итүгә багышланган иде.

Флорис ага Башкортстанның гүзәл почмагында – Әй елгасы буенда урнашкан Колмәт авылында туып үсә. Мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый. Беренче иҗат җимешләре Кыйгы район газетасында басыла, соңрак әсәрләре Уфаның “Кызыл таң”ында дөнья күрә. Чиләбенең Муса Җәлил исемендәге әдәби түгәрәгенә йөреп, танылган каләм ияләре Салисә Гәрәева, Рамазан Шагалиев белән аралаша, бай тормыш тәҗрибәсе туплый. Аннары язмыш җилләре, эчәчәк сулары аны Ульяновск шәһәренә алып килә. Биредә ул сиксәненче еллар ахырында оешкан “Туган тел” мәгърифәтчелек җәмгыяте сафларына баса. “Мәдәният” оешмасының “Каләмдәшләр” клубы эшчәнлегендә актив катнашып, “Сембер язлары” альманахының беренче чыгарылышын әзерләүгә зур өлеш кертә.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин үзенең иҗади эшчәнлеге белән Сембер татарларының мәдәни һәм әдәби мирасын саклап калып үстерүгә бәһасез өлеш кертүе өчен Флорис агага рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм юбилее уңаеннан “Кәлам шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” китабын бүләк итте.

“Өмет”нең баш редакторы Исхак Хәлимов Флорис Галимьяновның газетаның беренче саннарыннан ук редакция белән хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте.

“Флорис абыйның иҗат җимешләренә газета битләрендә урын гел түрдән. Көн кадагына туры китереп язылган тормышчан шигырьләрен дә, милләтебезнең, газиз ана телебезнең бүгенге халәтен чагылдырган дүртьюллыкларын да газета укучылар һәрвакыт яратып кабул итә. 2025 елда, олы юбилее уңаеннан, аңа газетабызның Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премиясен тапшырдык”,- диде баш редактор.

Флорис Галимьяновның иҗат җимешләре тупланган дүрт китабы да “Өмет” газетасы редакциясе базасында әзерләнде. Шуңа күрә алар эчтәлек ягыннан да, бизәлеше буенча да югары дәрәҗәдә нәшер ителеп, шигърият сөючеләргә барып иреште.

Флорис ага үзе дә шигырьләре кебек үк зыялы, сабыр, нәфис сүзе белән халык күңеленә үтеп керергә сәләтле шәхес. Аның белән эшләве бик тә рәхәт, дип билгеләп үтте авторның китапларын нәшрияткә әзерләүче “Өмет” газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова.

Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов Флорис Галимьяновны җирле каләм ияләрен әйдәп баручы дип атады.

“Яшь язучыларыбыз аның шигырьләрен укып тәҗрибә туплый, илһам ала, күпкырлы иҗаты безнең өчен үрнәк”,- диде ул һәм юбилярга затлы түбәтәй бүләк итте.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина Флорис аганың мәхәббәт темасын, ир белән хатын, ата-аналар белән балалар мөнәсәбәтен оста тасвирлавына соклануын белдерде. Үзәкнең “Урама” фольклор ансамбле Флорис Галимьянов сүзләренә (Алсу Альметова көе) иҗат ителгән җырларны яңгыратты.

Шигърият сөючеләр җылы, эчтәлекле әдәби кичә оештырган өчен китапханә хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллинага рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*