Март аенда Төмәнәк авылы мәдәният йортында (Башкортстанның Туймазы районы) “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы, “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни иҗтимагый үзәге һәм аның каршында эшләүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы тарафыннан бишек җырларын башкаручыларның I районара бәйгесе оештырылды. Чарада Туймазы, Шаран һәм Бәләбәй районнарыннан килгән утыздан артык үзешчән җырчы катнашты.

Бәйгене мәдәният йортының “Ахирәтләр” халык фольклор төркеменең (җитәкчесе Зөлфирә Даянова) кечкенә балалар белән берлектә әзерләгән “Җырлы бишек, җылы бишек” театрлаштырылган тамашасы ачып җибәрде. Сәхнәнең борынгы татар йорты рәвешендә 
Беренче урынны Шаран районыннан “Сөмбел” ансамбле һәм үзе иҗат иткән бишек җыры белән Туймазы районының Кандра авылыннан Гөлназ Белголова яулады. Нәзимә Садыйкова (Туймазы районы, Карамалы-Гобәй авылы) һәм Рәүфә Дәүләтова (Шаран районы, Шаран авылы) – өченче, Регина Төхвәтшина (Туймазы районы, Николаевка авылы) белән Гөлназ Мостафина (Туймазы районы, Югары Сәрдек авылы) – икенче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Болардан тыш, башкаручылар “Эчтәлекле башкару” (Айгөл Корбанова, Туймазы районы, Гафур авылы), “Иң яхшы театрлаштырылган тамаша” (Ләйсән Габитова, Туймазы районы, Илчембәт авылы) һ.б. номинацияләрдә билгеләнде.
Бәйгенең төп максатларының берсе – татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклау һәм яшь буынга җиткерү. Кызганычка каршы, бүген конкурсантлар арасында өлкәннәр күбрәк булды. Әмма киләчәктә алар үзләренең кызларын һәм киленнәрен дә бу чарага җәлеп итәр дип өметләнәбез, – диде жюри әгъзалары.
Җиңүчеләргә иганәчеләр һәм “Ак калфак” республика хатын-кызлар оешмасы тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр, оештыручыларга – рәхмәт хатлары тапшырылды.
Индира Латыйпова
Башкортстан Республикасы, Туймазы
