Бүген Башкортстан Республикасының Туймазы Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” ачык һавадагы этнографик музей биләмәсендә шаулап-гөрләп узган “Җырлыйк әле!” фестиваль-бәйгесенә иң яхшы үзешчән коллективлар җыелды.
Ә бәйге булгач, аның җиңүчесе дә билгеләнергә тиеш. Фестивальнең гран-приена Туймазы районының “Төмәнәк” халык фольклор ансамбле лаек булды. Җитәкчесе – Зарипова Раушания Фоатовна.
1 урын – “Ярмәкәй егетләре”, “Ак калфак кызлары” (җит. Ханнанов Рәис Ямалетдин улы, Ханнанова Тәнзилә Бари кызы), Ярмәкәй районы.
2 урын – “Ихлас” (җит. Хәйруллин Рифат Фәйзулла улы), Шаран районы.
3 урын – “Ак калфак энҗеләре” (җит. Вәлиева Светлана Хафиз кызы), Нефтекамск.
3 урын – “Сәрбиназ” (җит. Шәемова Зинфира Вәдүт кызы), Илеш районы.