Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» исемле романы буенча Әлмәт театры спектакль куярга җыена, бүгенге көндә анда репетицияләр бара.
Спектакльнең инсценировкасы Илтөзәр Мөхәммәтгалиевныкы, сәхнәгә куючы – Лилия Әхмәтова. Төп рольләрне Мәдинә Гайнуллина һәм Рафик Таһиров башкара.
Премьера 30 мартта hәм 31 мартта Әлмәт тамашачысына тәкъдим ителәчәк һәм анда автор Зифа Кадыйрова да чакырылган.