tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зиратның һәм мәчетнең коймаларын яңарттылар
Зиратның һәм мәчетнең коймаларын яңарттылар

Зиратның һәм мәчетнең коймаларын яңарттылар

Һәр авылның иминлеген зиратына карап чамалап була. Әгәр зират каралган, төзек икән, димәк, бу авыл иманлы. Һәм анда яшәгән кешеләр үзләренең кече ватанының язмышына битараф түгелләр. Көчле, бердәм, рухи дәрт Кактамак авылы халкын һәм шушы борынгы авылда туып-үсеп, читтә төпләнеп яшәүчеләрне берләштерде. Нәсел тамырлары бу авылдан булган Шәрифулла Вәлиуллин яз көне авыл аксакаллары белән киңәшләшеп, зиратны төзекләндерергә карар кыла, чөнки иске коймалар күптән инде искергән. Аның тәкъдимен авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашлары да бик хуплыйлар, киңәшләшеп, бу изге теләкне гамәлгә ашыру буенча эшләр башлана.

Бүгенге көндә халык көче белән зират һәм мәчет сыйфатлы тимер койма белән әйләндереп алынган, яшел төскә буялган. Әлеге проект җитәкчесе Шәрифулла Гарифулла улы зиратны коршау чарасында катнашучыларга ихлас рәхмәтен белдереп: «Без әти-әниләребез һәм туганнарыбыз истәлегенә лаеклы койма монтажын төгәлләдек. Әлеге чарага матди һәм физик хезмәтләре белән ярдәм иткән якташларыбызга рәхмәт белдерәсем килә. Алар – Татарстанның Әлмәт шәһәреннән Сәкинә Фәсхетдинова (Шакирова) беренчел кертем итеп 500 мең сум җибәрде. Миргали Нурмөхәммәтов иганәләрдән, Илмира (Әлмөхәммәтова) Гарипова авылдашларыннан акча җыюда, Нәфисә Вәлиуллина акча җыю һәм киртәләр өчен материаллар сайлауда актив катнаштылар. Җаваплы подрядчыбыз Тимур Таштимировны йөкләмәгә җаваплы каравы һәм башкаручанлыгы өчен аеруча билгеләп үтәсем килә. Эшләрне башкару сроклары вакытында үтәлде. Аннары демонтаж эшләренә әзерләнүдә актив катнашканнары өчен авылдашларыбыз – Салих һәм Фәрит Һадиевлар, Йолдыз Дәүләтгәрәев, Мансур Шакиров, Рифкать Ильясов, Рәфыйк Нурмөхәммәтов, Денис Исламов һәм мөмкинлекләреннән килгәнчә ярдәм иткәннәрнең барысына да рәхмәт белдерәм. «Тимур Таштимиров» шәхси эшмәкәрлек оешмасының төзелеш бригадасы һәм Калмаклар авылы халкының инициатив төркеме башкарган эшне ягъни зиратның һәм мәчетнең заманча күренешен халык лаеклы рәвештә бәяләде дип ышанам», – дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Рәсемдә: зиратта койма яңартучылар.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*