К.Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры каршындагы «Могҗиза» театр студиясенә эшнең иң кайнаган чагында килеп кердем. Биредә башлыча 8 яшьтән алып 19 яшькәчә булган сәламәтлекләре чикле – ДЦП һәм Даун диагнозлы балалар шөгыльләнә. Студияне беренче көннәреннән үк җитәкләүче Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Назыйм улы Харисов янына узам. Аның кәгазь эше белән мәшгуль чагы. Балаларның хореография һәм пластика укытучысы – театрның яшь, талантлы артисты Салават абыйлары Хәбибуллин белән буыннарын язганнан соң, тел күнекмәләренә тотынган мәлләре. Анысын, ягъни «сәхнә теле» дәресләрен, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова алып бара. Әйләнәли тезелеп утырган балалар каршына басып, нинди генә кыяфәткә керми дә нинди генә авазлар чыгармый ул. Оркестр белән идарә иткән дирижёрдан һич кенә дә ким түгел! Тел, иреннәр, аңкау, тамак төбе, бугаз – бөтенесенә эш табыла монда. Тавыш ярылары вибрациясе үз эшен эшли – тын юллары үзеннән- үзе ачылып киткәндәй була. Салават та минем чират узды дип чыгып китәргә ашыкмый, аның да балаларның әле берсе, әле икенчесенең янына барып, «иреннәр менә болайрак, телләр аңкауда» дия-дия туксанга төрләнеп йөрүе.
Шул рәвешле буыннар, телләр язылгач, чират Зөфәр абыйларына җитеп, актёрлык осталыгы дәресе башланып китә. Монысында инде балалар, рольгә кереп, үзләрен чып-чын артистларча тота башлый. Менә «Беренче театр»дагы Вәли җизнәсе белән Бибине генә күр инде. Ничек килештерәләр! Уйнау дисәләр дә, сәхнәгә менгәч, бер дә уен эш түгел инде ул, яшәргә кирәк анда. Карап-карап торасың да, мондый балалар белән эшләр өчен чыннан да күркәм сабырлык, олы йөрәк кирәктер шул дип куясың. Бала җайлы-җайсыз атлап, егылып китәргә дә, карышып алырга да мөмкин бит әле. Көйләргә, түзәргә, аңларга туры килгән чаклары еш буладыр. Бөтен кеше дә моны кабул итә аламы соң әле? Юк билгеле. Ә менә «Могҗиза»да әнә шундый һәр балага ярый торган ачкычны таба белердәй шәхесләр тупланган.
«Могҗиза» студиясе эш башлавына биш ел. Әмма әле җилкәгә артык йөк, яки авыртмас башка тимер таяк булды, дигән уй берсенең дә күңеленә кереп карамаган. Дөрес, башта театрның җитәкчесе Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов: «Әйдә, бер төркем авыру балалар белән эшләргә алын әле», – дигәч, Зөфәр Харисов, «юк булмый» дип, сүзне кыска тоткан. Бу аңлашыла, чөнки көндәлек тормышта без авыру балаларны күрсәк, йә Раббым, мондый хәлне күрсәтмә, әти-әнисенә сабырлык бирсен, дип аларны жәлләүдән узмыйбыз. Дүрт саны төгәл балалар белән эшләгәндә дә җаваплылык баштан аша, монда икеләтә, өчләтә бит ул җаваплылык…
Әлбәттә, шобага очының нәкъ менә Зөфәр Харисовка чыгуы очраклы булмый. Арабызда иң сабыры, иң итагатьлесе ул, мондый балалар белән уртак телне тапса да, ул гына таба алыр, дигән фикергә килә җитәкчелек. «Во благо вместе»дан башлап йөрүчеләр төркеме җитәкчесе Альбина Сәлимгәрәева шушы мәсьәлә белән театрга икенче тапкыр килгәч, «Ярар, Аллага тапшырып башлармын, әмма берүзем генә булдыра алмам», – дип ризалык бирә һәм тәвәккәлләп 15 ләп бала белән эшне башлап та җибәрә Зөфәр Харисов. Баштарак әле бер, әле икенче артистка: «Әйдә, бергәләп алып барыйк «Могҗиза»ны дип, сүз катып, тел төпләрен тартып караса да, атлыгып торучы табылмый. Баштагы мәлдә Г.Тукай әкиятләрен, шигырьләрен – «Кәҗә белән Сарык»ны, «Бала белән Күбәләк»не – рольләргә бүлгәләп өйрәнеп концерт рәвешендә бара балаларның чыгышлары.
–Бу – табигый. Балаларны киеренкелектән арындыру, сәхнәдә кеше алдында чыгыш ясаудан курыкмаска өйрәтү өчен театр мәктәпләрендә эшне нәкъ шуннан башлыйлар да. Кемнең нәрсәгә сәләтле булуы ачыклангач, балаларның мөмкинлекләренә карап, «Булмас димә – була шул» дигән беренче тамаша өчен сценарийны үземә язарга туры килде, – ди Зөфәр әфәнде, үзенә генә хас тыйнаклык белән.
Коллективка беренче уңышны да нәкъ менә әлеге тамаша китерә – «Мин булдырам. Чикләрне белмәүче иҗат» дип аталган Бөтенроссия конкурсының театраль иҗат номинациясендә призёр булып таныла «Могҗиза» артистлары.
– Балаларның әти-әниләре дә бик рәхәтләнеп менә сәхнәгә. Әйтик, Ландыш ханымның улы Анельгә багышлап язган, теләсә кайсы таш бәгырьне йомшартырлык шигыре дә автор башкаруында җай гына программага кереп китә. Озакламый студия эшенә Салават Хәбибуллин белән Гөлназ Нәүмәтова килеп кушылгач, эшләр бермә-бер җиңеләя. Дәрес программасы байый, чыгышларга бию эпизодлары килеп керә.
– Бу труппа белән эшләү шәхсән үземә әйтеп-аңлатып бетермәслек сабак бирде, тормышка карашым үзгәрде. Сабыр булырга, яшәүнең мәгънәсен, рәхәтен тоярга өйрәндем. Мин балаларны түгел, күбрәк алар мине өйрәтте кебек, – дип сөйли Зөфәр Харисов. – Аларның теләгенә, мөмкинлегенә туры китереп, еллар дәвамында бөртекләп, сабырлык белән җыелган табышларыбыз бәрабәренә, шөкер, максатларыбызга ирешә киләбез. Аларның һәрберсенә: «Син булдырасың, синнән була», – дим һәм чыннан да була! Күз алдыгызга гына китерегез: 19 яшьлек егетне әнисе сәхнәгә күтәреп менгерә, күтәреп алып төшә. Шул килеш тә: «Юк, кирәкми. Булмый», – дип, бездән китүче юк. Ябышып яталар. Сәламәтлекләре чикле балалар белән шөгыльләнүче студияләр арасындагы конкурсларда катнашып, бер-бер артлы призлы урыннар яулыйлар.
Шуңа күрә дә әти-әниләрдән рәхмәттән башка сүз ишеткәннәре юк. Чөнки театр диюгә, балаларының күзләрендә очкын кабына. Коллективның аякка баса баруы да көн кебек ачык. Быел «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды оештырган «Театр – Аll inclusive» республика гала-фестиваленең беренче баскычына күтәрелгәч, бүләк тапшырылганнан соң, аларның сөенечтән сәхнә буйлап йөгереп йөрүләрен күрәсе иде! «Безгә һичнигә карамыйча, курыкмыйча бары тик алга атларга!» – дигән нәтиҗәне шунда ясый студиячеләр. Бер сезонда ике конкурста җиңеп, 30 һәм 50 мең сумлык грант оту бөтен кешегә дә эләкми. Бу акча сәхнә киемнәре, реквизитлар өчен тотылачак, диләр җитәкчеләр.
Мактансаң мактанырлык. Репертуарларында Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов язган «Миһербанлык» кебек бер сәгатьлек фантастик спектакль булу үзе күп нәрсә турында сөйли. Аның премьерасы 2021 елда узган. Хәзер инде, җитәкчелек белән сөйләшеп, шуны айга бер тапкыр булса да, К.Тинчурин театрының репертуарында күрергә тели алар.
–«Мин булдырам. Чикләрне белмәүче иҗат» Бөтенроссия конкурсыннан соң Дәүләт думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет әгъзасы
Т.П. Ларионовадан Рәхмәт хаты алу безнең өчен зур стимул булды. Спектакльләрне без билет сатып түгел, тамашачыга хәйрия тамашасы буларак тәкъдим итәбез, акчаны кем күпме булдыра ала, тартмага шулкадәр салып, театр бинасына кереп китә. Соңыннан без аны «Могҗиза» артистларына гонорар итеп бүлеп бирәбез, – ди театрның баш администраторы, балалар театрының кураторы Зөлфия Фәргать кызы Бәшәрова.
КУРЫККАН ЭШ ХӘЕРЛЕ
Сәхнә теле укытучысы Гөлназ Нәүмәтова, бирегә килгәндә, эшнең четерекле икәнен төптән аңлап, бераз шөбһәләнеп кала. Ләкин балаларның күбесе авырлык белән сөйләшүгә карамастан, беренче көннән үк ике арада бернинди киртә сизми ул. Хәзер инде күңелләре белән бөтен дөньясын кочарга әзер булган егет-кызлардан башка студияне күз алдына да китерә алмый Гөлназ ханым.
– Шушы берничә ел эчендә могҗизаи тату бер гаиләгә әверелдек. Алар белән әвәрә киләбез, туган көннәрне, 8 Март, 23 Февраль кебек бәйрәмнәрне, чәй табыннары әзерләп, бергә-бергә уздырабыз. Сезон ябылганда, Айрат Якуповның гаиләсе чакыруы буенча Теләчегә кунакка барып, бәйрәм ясап, музейларында булып кайттык. Балаларыбыз өчен зур вакыйга булды бу. Яшьтәшләре кебек җиргә каты басып йөри алмасалар да, аларның күңелләре кемнекенә караганда да сизгеррәк, нечкәрәк. Шул ук вакытта алар– минем өчен гап-гади балалар. Безгә аларны сәхнәдә күреп, эшебезнең нәтиҗәсенә сөенергә генә кирәк, – дип сөйли ул.– Дөрес, баштарак кыяр-кыймас кына үзалдына нидер сөйләүче бер кызыбызга ничек кенә ачкыч табыйм, дип аптыраган чакларым булды. Бер сүз тартып алып булмый, ә бит үзе укыган коррекция мәктәбендә ул андый түгел диләр. Кызның кеше алдында йомылып кала торган гадәте барлыгын аңлап, дәрестән соң алып калып эшли башладым. Дуслашып киттек. Ешрак аралашкан, шөгыльләнгән саен нәтиҗәсе күренде. Кем белә, бәлкем, татар телен бик камил белмәве дә чүп өстенә чүмәлә булгандыр. Инде менә яңа пьесаны укыдык, тавышы да чыга, үз-үзенә ышанычы да сизелеп тора. Аның өчен сөенүләремне күрсәгез икән. «Синме соң бу, күз тимәсен, балам!» –дидем үзенә дә.
ҺӘР БАЛА – БЕР ДӨНЬЯ
– Студиядән кайтканда, улым Айрат юл буе хисләнеп, бары тик түгәрәктәге хәлләрне генә сөйли – дәресләр ничегрәк узган, ниләр эшләгәннәр… Безнең өчен зур юаныч булды «Могҗиза», күп нәрсәләргә өйрәндек, никадәр дуслар таптык. Кайткач, бармак бөкли-бөкли, ничә көн калды дип, дәреснең алдагысын көтә башлыйбыз, – ди улын һәр якшәмбе Теләчедән Казанга йөртүче Люзия Якупова. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булган Люзия шушы бала туганнан бирле өйдә икән. Айрат
9 нчыны коррекция сыйныфында тәмамлаган. Сүз тәмен белүче егетнең еллар дәвамында Казанга омтылу сәбәбен аңлавы кыен түгел – инвалид арбасына бәйле дөньясын бизәргә, тормышын мәгънәлерәк, җетерәк итәргә омтыла ул. Татар конгрессы уздырган бәйгедә нәфис сүз номинациясендә катнашып, үзе кебекләр арасында беренче урынны яулавы канатландырган бу эшкә егетне. Чыннан да, бу балалар инде студиягә беренче көн килгәндәге кебек кыюсыз түгелләр, һәркайсы театрга өйләренә кайткан кебек ашкына. К.Тинчурин театры репертуарындагы бөтен спектакльләрне карап бару да алар өчен үзенчәлекле осталык дәресе булып тора.
ТЕАТРДАН БАШКА ТОРМЫШ ЮК
Араларында Анель кебек язмышларын сәхнә, сәнгать белән бәйләргә ниятләп, театр училищесына укырга керергә теләүчеләр дә юк түгел. Имтиханнарын да тапшырырлар, ди, керүен керсәләр укырлар да, әмма безнең театр училищесы үзенчәлекле балаларга җайланганмы соң? Пандуслар булмаса, баскычтан кем күтәреп йөртер аларны? Мәскәүдә әнә шундый кешеләр өчен эшләп килүче студия һәм аның каршында театры да бар, диләр. Шуңа күрә баш режиссёр Туфан Имаметдиновның фатихасын тотып, Анель Имамиевны, 11 нче сыйныфны тәмамлагач, Мәскәүгә юлларга ниятлиләр. Егетне максатка ирешү юлындагы кыенлыклар һич куркытмый. Ул инде К.Тинчурин театрына йөри башлаганчы ук үзе укыган коррекция мәктәбендә эшләп килүче «Зелёная шуба» драмтүгәрәгендә шөгыльләнгән булган. Хәзер инде егет андагы режиссёрның ярдәмчесе икән. Гомумән, кыланмаганы юк Анельнең. Татар артистларына пародияләр дә эшли, җырлый да. Салават та була, секунд эчендә Айдар Галимов, йә Фирзәр Мортазинга әйләнә. Монда балалар бакчасында музыка тәрбиячесе булып эшләүче әнисенең йогынтысы да булмый калмыйдыр.
– Тормышыңда «Могҗиза» театры булмаса, нишләгән булыр идең икән? – дим егеткә.
– Белмим. Мин аны барыбер эзләгән, тапкан булыр идем! Чөнки ятсам да, торсам да уемда шул гына.
Театрсыз, иҗатсыз яши алмыйм. Көн саен ютубтан 1–2 сәгать татарча спектакльләр карыйм, анализлыйм, – ди бирегә килгәнче татар театры турында бер нәрсә белмәгән үсмер. Театрдагы дусларыннан Әмир Нуриевны, гел янәшәсендә булганга күрә, үзен саклаучы талисман дип атый Анель. «Бәлкем, менә моны тыңлап кара әле, монысына ни диярсең, дип мин аны туйдырып та бетерәмендер. Әмма мин шуны яхшы беләм: ул һәрвакыт гадел хөкем итә, төпле киңәш бирә», – дип сөйли егет.
«Беренче театр»да Хәбибрахманны, «Миһербанлык»та бераз үзгәрешләр белән балалар йортында тәрбияләнүче малай ролендә үзен уйнаучы Әмирдән дә театрлары турында сораштырам.
– Театр турында озын-озак итеп тә сөйләп булыр иде, әмма кыскача гына әйткәндә, театр ул – минем тормышым. Тинчурин театрыннан башка мин инде яши дә алмыйм. Мин аны монда килүгә үк аңладым, чөнки биредә үз эшләренә, сәнгатькә чын-чынлап гашыйк кешеләр эшли, – ди мәктәптә «5»леләргә генә укып, киләчәктә журналист булырга хыялланучы егетебез.
Хәния Гыйбадуллина да театрны үзенә моңа кадәр күрелмәгән ирек, зур мөмкинлекләр бирүче мәйдан буларак кабул итә. Монда «Кирәк кол бул, кирәксә — император». Аннан соң бу аңа татар телен үзләштерү өчен өстәмә мөмкинлек тә бит әле. «Юкса без өйдә әни белән татарча, әти, әби белән русча аңлашабыз. Һәр спектакльгә озаклап, тырышып әзерләнәбез дә көннәрдән бер- көнне тамашачы алдына чыгар көн килеп җитә. Пәрдә ачыла һәм шул вакытта залдагы тамашачының сулышын тойгандай буласың. Арада синең якыннарың, әти-әниең дә бар. Шул чагында син үзеңне зур, кирәкле эш башкаруыңны – башкаларга шатлык өләшүеңне аңлыйсың. Онытылмый торган мизгелләр, валлаһи», – ди кыз, хисләнеп.
ВЕНЕЦИЯ КАРНАВАЛЫНДА
Әйләнә-тирәдәгеләр «кояш кызы» дип йөртүче Лиза Чурикованы ишектән, авырлык белән булса да, «исәнмесез, … театр» дип керә диләр. Моңа кадәр сөйләме аерым авазлардан гына торган кыз биюләрдә генә чыгыш ясаган. Венеция карнавалында Даун синдромы белән катнашкан бердәнбер модель икән Лиза. Ул анда Мәскәүдәге Европа модель академиясе туплаган төркем белән барып чыккан.
– Кызымның «Могҗиза»га йөри башлавына өч ел. Дәресләрдә авазлар гимнастикасы, төрледән-төрле күнекмәләрне күмәкләшеп эшләүнең файдасы бик зур, – ди кызның әнисе Елена Джафарова, Лизаның нәни генә уңышларына да сөенеп.
–«Могҗиза»ның максаты да шунда: кеше нинди генә хәлгә тарыса да, ул алга атларга тиеш, – дип, безнең сөйләшүне Салават Хәбибуллин дәвам итә. – Бу балалар яшьтәшләре кебек дөбер-шатыр чабып йөри алмасалар да, эшләргә теләкләре зурдан. Без аларга үзебездә булган мәктәпне тапшырасыбыз килә. Элегрәк тотышларында кыюсызлык, биремнәрне үти алмам, дигән шик бар иде аларда. Гәрчә хәзер авыррак күнегүләр эшләсәк тә, җиңел кабул итәләр. Беренче елларда күнегүләрне утырган килеш кенә кабатладык, хәзер басып та, йөреп тә, ятып та эшлибез, ягъни театр училищесында ничек бирелә, шулай. Әти-әниләр белән алдан сөйләшкәндә үк, әгәр дә балагызга студиядә шөгыльләнү авыр була икән, әйтегез, яшереп тормагыз, дип киртләп куйдык. Ник берсе ризасызлык белдерсен. Әгәр дә балаларыбызның безгә хөрмәте һәм сәхнәгә менәсе килү теләге көчле булмаса, билгеле, без берни дә эшли алмаган булыр идек.
***
Мондагы халәтне, дустанә атмосфераны сүз белән генә аңлатып бетереп тә булмый кебек. Быел исә Антуан де Сент-Экзюпери әсәре буенча «Кечкенә принц»ны куярга планлаштыралар. Принц та табылган, һәвәскәр артистларның берсе Эльвина энесе Тимурны тәкъдим иткән. Димәк, яңа премьераны көтәсе генә кала.
Расиха ФАИЗОВА