tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зөфәр Мөхәммәтшин: Без Төмән өлкәсенең татар авыллары халкы белән хезмәттәшлек итәбез
Зөфәр Мөхәммәтшин: Без Төмән өлкәсенең татар авыллары халкы белән хезмәттәшлек итәбез

Зөфәр Мөхәммәтшин: Без Төмән өлкәсенең татар авыллары халкы белән хезмәттәшлек итәбез

Бүген  XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы уза. Биредә Төмән өлкәсеннән «Ягодград» ҖЧҖ оештыручы Мөхәммәтшин Зөфәр Илдар улы чыгыш ясады.

-Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше тенденциясе һәм органик, табигый продуктларга ихтыяҗның артуы күзәтелә. Бу безне табигатьнең бай ресурсларына – Төмән өлкәсендәге авыл һәм районнарда үскән яңа җиләк-җимеш һәм гөмбәләргә игътибар итәргә этәрде. Җирле халык җыелган җиләк һәм гөмбәләрне сатуда еш кына кыенлыклар белән очраша. Аларның базарларга керү мөмкинлеге юк, һәм алар үз продукциясен ничек дөрес бәяләргә һәм сатарга белмиләр. Бу безгә, авыл кешеләре өчен уңайлы һәм отышлы сату ысулын тәкъдим итү мөмкинлеге тудырды, -дип сөйләде ул.

Зөфәр Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, компаниянең миссиясе авыл халкыннан шәһәр кулланучыларына яңа җиләкләр һәм гөмбәләр китерүнең тотрыклы чылбырын булдыру. Алар югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итеп кенә калмыйча, җирле бергәлекләргә үзләренең табигый ресурсларында акча эшләү мөмкинлеге биреп, ярдәм итәргә дә омтылалар. 

-Без Төмән өлкәсенең татар авыллары урманнарында һәм кырларында җиләк һәм гөмбә җыючы авыл халкы белән хезмәттәшлек итәбез. Сезон дәвамында безнең команда продукцияне кабул итү өчен ерак районнарга даими чыгып тора, – дип билгеләп узды Зөфәр Илдар улы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*