«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының Татарстан җитәкчелеге, иҗтимагый берләшмәләр һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре катнашында Kazan Palace by TASIGOда пленар утырышы узды. Делегатлар алдында Уфа шәһәренең шәхси эшмәкәре Зөлфирә Үзбәк кызы Газизова чыгыш ясады.
– Татар халкында элек-электән ярдәмчеллек юнәлеше килә. Хәрби махсус операция вакытында безнең тегү фабрикасы да читтә калмый. Туган төбәгебездә ачылган патриотик класс балаларын, һәм Украина белән Суриядән безнең илгә күченергә мәҗбүр булучыларның балаларына ел саен мәктәп киемнәрен бүләк итәбез. Мондый изге эшләрне эшләүчеләр бер без генә түгел. Без беләбез, 2023 елда Курган өлкәсенең Йолдыз авылы янып беткәч, Бөтендөнья татар Конгрессы һәм Чаллыдагы тегүче хезмәттәшләребез әлеге авыл мәктәбенең 80 укучысына уку киемнәре һәм спорт киемнәре бүләк иттеләр, – дип сөйләде ул үзенең чыгышында.