Николаевка районы Зур Чирекле авылының “Йолдызлык” мәдәният һәм ял итү үзәгендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) дөньяга килү көненә багышлаган күркәм мәҗлес узды.
Пәйгамбәребез хөрмәтенә оештырылган мәҗлескә кырыкка якын өлкән яшьтәге авылдашым һәм мәктәп балалары чакырулы иде. Мәдәният һәм ял итү үзәге хезмәткәрләре кунакларны бик тә җылы һәм ачык йөз белән каршы алдылар.
Никулино авыл җирлеге администрациясе хезмәткәре Кадрия Дамир кызы Нугайбекова кунакларны Мәүлид ае һәм Өлкәннәр көне белән тәбрикләде. “Йолдызлык” мәдәният һәм ял итү үзәге җитәкчесе Гөлфируз Ильяс кызы ярдәмендә әзерләнгән мәктәп укучылары әбиләренә үзләренең бию, ана телендә җырлау һәм шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр. Мәктәп укучысы Асия Айбулатова Пәйгамбәребезгә багышланган мөнәҗәтне бик оста башкарды. Бу балалар барлык милли-мәдәни чараларда да актив катнашалар, динислам нигезләрен тырышып өйрәнәләр, гореф-гадәтләребез турында ишетеп, аларны күреп, ана телебезне, догаларыбызны өйрәнеп үсә. Ата-бабаларыбыздан калган шушы олы мирасны саклап, үз милләте, үз дине, туган теле белән горурланучы татар балалары булып үсәләр.
Авылыбызның абруйлы хаҗияләре Халидә Юныс кызы һәм Мәрьям Сабит кызы Коръәни-Кәримнән сүрәләр уку белән мәҗлесебезне дәвам иттеләр. Аннары Пәйгамбәребезнең туган аен хөрмәтләп, Мәүлид укыдык һәм салаватлар, мөнәҗәтләр әйттек. Барча әрвахларның да рухларын шатландырып дога кылдык.
Безнең авыл халкы гомер-гомердән изге Мәүлид аен иртәрәк каршы алып, бераз соңрак озаткан. Һәрбер өйдә ай буе мәҗлесләр уздырылган, сөекле Пәйгамбәребезне олуглап салаватлар, мөнәҗәтләр әйтелгән. Быел да Мәүлид аен авылдашларым шатлык-куаныч белән каршы алды, һәрбер өйдә һәм кафеларыбызда ай буе мәҗлесләр уздырылды, салаватлар, мөнәҗәтләр яңгырады. Ата-бабаларыбыздан калган шушы күркәм гадәтне югалтмыйча, бүген матур гына дәвам итәбез.
Әлеге күркәм мәҗлестә ерак юлны якын итеп кайткан кунагыбыз да бар иде. Чит төбәктән кунак килеп керсә, мәҗлесләр, догалар кабул була, дип әйтә иде картлар. Аллаһы Раббыбыз шушы күркәм мәҗлесне, кылган догаларны кабуллардан кылып, безләрдән разый булып, Кыямәт көнендә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) шәфәгатенә ирешергә насыйп әйләсә иде.
Кунагыбыз Зәйнәп Нәсибулла кызы авылыбызда туып үскән, хәзер Тверь шәһәрендә яши. Ул татар халкының милли һәм дини йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, Рамазан аенда ифтарлар уздырып, Мәүлид ашлары укытып, корбаннар чалып гомер кичерә. Зәйнәп Нәсибулла кызы милли-мәдәни чараларда актив катнаша, шәһәр мәчетендә мөселман хатын-кызлары белән ифтарлар, Мәүлид ашлары оештыруга үзеннән зур өлеш кертә. Мәчет каршындагы мәдрәсәдә гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәнә. Ул туган авылына кайтып кардәшләренең хәлен белешеп тора, мәрхүм әти-әнисе, әби-бабалары белән туганнарының каберләрен зиярәт кыла, догалары белән аларның рухларын шатландыра. Авылдашыбызга Аллаһы Тәгалә исәнлек–саулык, бәхетле картлык, игелекле гамәлләр кылып гомер итәргә язсын.
Күркәм мәҗлесне Коръәни-Кәримнән сүрәләр укып, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп, сәдакалар өләшеп, милли ризыклардан сыгылып торган табын артында тәмләп чәй эчү белән тәмамладык.
“Раббым Аллаһы киләсе елларда да шатлыкта, тынычлыкта, сау-сәламәт булып, шундый шатлыклы мәҗлесләр үткәрергә насыйп итсен. Дөньяларыбыз тыныч булсын, махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбыз исән-сау җиңү белән өйләренә әйләнеп кайтсыннар иде”,- дип Халидә Юныс кызы дога кылдырды.
Безне хөрмәтләп шушы мәҗлескә чакырган, мул табын хәзерләгән өчен авыл администрациясе хезмәткәре Кадрия Дамир кызына, мәдәният һәм ял итү үзәге җитәкчесе Гөлфируз Ильяс кызына, китапханә мөдире Гөлнур Айсә кызына, актив озак яшәү үзәге хезмәткәре Раилә Кәбир кызына һәм Алисә Айсә кызына олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларга һәркайсына гаилә бәхете, исәнлек-саулык һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Халимә РАМАЗАНОВА,
Зур Чирекле авылы.
Чыганак: emet73.ru