Николаевка районы Зур Чирекле авылы халкы СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнаша. Төрле буын вәкилләре маскировкалау челтәрләре үрү буенча мастер-классларга бик теләп йөриләр. Алар авылның “Созвездие” мәдәният үзәгендә көн саен диярлек үткәрелә.
Махсус хәрби операция зонасында маскировкалау челтәрләре хәрби техниканы, коралны, хәрби объектларны каплап кую, сугышчыларга ышыклану өчен бик тә кирәк. Алгы сызыкта – передовойда да челтәрләргә ихтыяҗ зур. Шуңа күрә маскировкалау челтәрләре үрү доброволецлар һәм волонтерлар өчен мөһим бурычларның берсе булып тора.
Зур Чирекле урта мәктәбенең 9 «А», 9 «Б», 9 «В», 7 «А», 6 «Б», 5 «Б» һәм 5 «А» классы укучылары челтәрләр үрү буенча мастер-классларда үзләренең осталыкларын күрсәтергә өлгергәннәр инде. Алгы сызыктагы сугышчылар – безнең геройларыбыз, без аларга һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш, җиңү, һичшиксез, безнеке булачак, ди мәктәп укучылары.
Чыганак: emet73.ru