Татарстандагы Кукмара районы Зур Сәрдек авылы “Ак калфак” оешмасы иң җанлы иҗтимагый эш алып барган татар хатын-кызлары оешмаларыннан берсе. Авылдагы олырак яшьтәге апаларны оештырып, биредә “Беләктә көч, йөрәктә дәрт барда!” – өлкәннәр өчен бәйге-тамаша корып күңел ачалар.