tatruen

Архив за день: 10.10.2014

Римзил Вәли: Хәтер көнен кемнәр хәтерли?

1552 елның 2 октябре – Казанның Мәскәү патшасы Иван IV гаскәрләре тарафыннан яулап алынган көн. Ел саен татар милләтчеләренең борчылып, дулкынланып көтеп ала торган көне бу. 1 Май, 8 Март, Сабан туе кебек халык бәйрәме дә түгел.

Дәвам »

Семейның татар сәнгать мәктәбе Аксакаллар һәм Укытучылар көнен бәйрәм итте

9 октябрьдә Казахстандагы Семейның татар сәнгать мәктәбенә пенсионерлар җыелды. Аларга багышлап Аксакаллар көне уздырылды. Педагогик коллектив исә алар белән бергә бераз соңлап булса да Укытучылар көнен бәйрәм итте. Пенсиягә чыккан хезмәткәрләр, олы яшьтәге кешеләрне берләштергән “Истәлек” фольклор-этнографик ансамбльгә катнашучылар, башка чакырылган кунаклар хормейстер Имастуи Горовая җитәкләгән мәктәп профсоюз комитеты күрсәткән кадер-хөрмәтне югары бәяләделәр. Чәй табыны янындагы матур итеп сөйләшеп утырганнан ...

Дәвам »

Игелекле эшләр

Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы оешып эшли башлауга әле бер ел да юк. Моңа да карамастан күрсәтерлек эшләре шактый. Люция Вафина җитәкчелегендәге бу оешма халкыбызның мәшһүр җырчысы Фәридә апа Кудашевага каберендә һәйкәл ачуда башлап йөрде дисәк дә ярый. Республика районнарында төрле кызыклы чаралар уздырып, хатын-кызларны гына түгел, милләтебезне берләштереп, мәдәниятыбызны, гореф–гадәтләребезне саклап калырга тырышалар. Әйтик көз айларында гына ...

Дәвам »

  «АК КАЛФАК»  яңа уку елын башлады

Ульяновск өлкәсенең татар автономиясе каршында унынчы ел эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының гарәп графикасында укырга-язарга һәм Корән серләрен өйрәнү курслары атнада үзенең чираттагы яңа уку елын башлап җибәрде.

Дәвам »