Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Игелекле эшләр
Игелекле эшләр

Игелекле эшләр

Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы оешып эшли башлауга әле бер ел да юк. Моңа да карамастан күрсәтерлек эшләре шактый. Люция Вафина җитәкчелегендәге бу оешма халкыбызның мәшһүр җырчысы Фәридә апа Кудашевага каберендә һәйкәл ачуда башлап йөрде дисәк дә ярый. Республика районнарында төрле кызыклы чаралар уздырып, хатын-кызларны гына түгел, милләтебезне берләштереп, мәдәниятыбызны, гореф–гадәтләребезне саклап калырга тырышалар. Әйтик көз айларында гына Иглин районында “Сөмбелә” бәйрәме; Нефтекама шәһәрендә республиканың татар–хатын кызлары оешмалары вәкилләре һәм шагыйрәләр катнашында түгәрәк өстәл; Бүздәк районында “Әбиләр чуагы” һәм “Гаиләдә хатын-кызның роле” дигән түгәрәк өстәл оештырылды.

Уфада Фәридә Кудашеваның каберендә һәйкәл ачу тантанасы

Иглин районында “Сөембелә” бәйрәме

 

Бүздәк районында

Нефтекама шәһәрендә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*