ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы – 2026» төбәк финалы Санкт-Петербург шәһәренә килеп җитте
«Татар кызы – 2026» төбәк финалы Санкт-Петербург шәһәренә килеп җитте

«Татар кызы – 2026» төбәк финалы Санкт-Петербург шәһәренә килеп җитте

Санкт-Петербург шәһәрендә «Татар кызы – 2026» төбәк финалы үтте.

Финал барышында кызлар иҗади чыгышларда, милли ризыклар әзерләүдә, кул эшләрендә һәм интеллектуаль бәйгеләрдә көч сынашты.

Быел беренче тапкыр катнашучылар татар телен, мәдәниятен һәм милли традицияләрне саклау һәм үстерүгә багышланган иҗтимагый проектларын тәкъдим итте.

Җиңүчеләр:

Нурия Бакирова — «Татар кызы – Санкт-Петербург»;
Алинә Солтанова — «Татар кызы – Ленинград өлкәсе».

Кызларга уңышлар телибез һәм әлбәттә оештыручыларга һәм катнашучыларга югары дәрәҗәдәге чара өчен рәхмәт белдерәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*