Күренекле сынчы Васил Маликов исемендәге II Бөтенроссия «Сынчы» сынлы сәнгать бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрә. Конкурста бөтен Россиядән сәләтле балалар, яшүсмерләр һәм 23 яшькә кадәрге студентлар катнаша ала.
Бәйгегә эшләр 2026 елның 10 октябренә кадәр берничә номинациядә кабул ителә:
– һөнәрчелек традицияләре;
– новаторлык һәм оригинальлек;
– монументаль скульптура (фонтаннар һәм кече архитектура формалары эскизлары);
– академик рәсем.
Эшләр жюри тарафыннан берничә критерий буенча бәяләнәчәк, шул исәптән проектның бөтенлеге, осталык дәрәҗәсе һәм иҗади креативлык исәпкә алыначак. Җиңүчеләр өч яшь төркемендә (7–10, 11–15 һәм 16–23 яшь ) билгеләнәчәк.
Катнашу өчен 10 октябрьгә кадәр гаризаны һәм эшләрнең фотоларын ak.kalfak@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурста катнашу түләүсез. Лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү тантанасы 2026 елның ноябрендә йомгаклау күргәзмәсен ачу кысаларында узачак.