Быел җәй Татарстанда «Ура, Авылга!» проекты уза. Әлеге проект кысаларында татар авылларында балалар өчен милли юнәлештәге сменалар оештырыла. Балалар татар мохитендә, әбиләр-бабайлар, яшьтәшләре янында татар телен өйрәнәләр, милли гореф-гадәтләрне барлыйлар, авылда ял итәләр.
Мондый формат лагерьлар икенче тапкыр оештырыла. Узган ел проект якынча 2000 баланы җыйган. Быелгы сезонда 3000 катнашучы көтелә.
Сменалар республиканың 15 районындагы 45 авылда оештырыла. Балаларны һәм яшүсмерләрне мастер-класслар, Сабантуй, халык уеннары, көрәш, милли биюләр һәм татар, чуаш, удмурт һәм мари мәдәниятләре белән танышу көтә. Лагерьлар Аксубай, Апас, Арча, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Спас, Теләче, Чирмешән һәм Ютазы районнарында оештырылачак.
Сменалар 11 июньнән 14 августка кадәр узачак.