ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә татар мәдәнияте фестивале узды
Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә татар мәдәнияте фестивале узды

Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә татар мәдәнияте фестивале узды

Мәскәү өлкәсендәге Пушкино шәһәрендә «Россиянең көче – халыклар бердәмлегендә» дип аталган татар мәдәнияте фестивале узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.

Чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында округ хакимияте ярдәме белән Татар мәдәни-агарту үзәге оештырган.

Оештыручыларны, катнашучыларны һәм кунакларны Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеге исеменнән Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Илдар Мөхәммәдьяров сәламләде. Ул үзәк активистларына һәм аның җитәкчесе Рамил Фәсхетдиновка рәхмәт хатлары тапшырды.

Фестиваль кунаклары илебез халыкларының бай мирасы белән танышты. Чарада татар артистларыннан тыш, мордва, әрмән һәм башка милләт мәдәният эшлеклеләре дә катнашты. Фестиваль азагында татар милли ризыклары белән чәй эчү оештырылды, диелә хәбәрдә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*